12 июль – Россия почтасы хезмәткәрләре көне. Почта хезмәткәренең эше беренче карашка гына җиңел, гади күренә. Чынлыкта ул кешедән зур һөнәри осталык, түземлек, югары әхлакый сыйфатлар таләп итә.
Бәйрәм уңаеннан үз эшенең остасы булган берничә хезмәткәр белән аралаштык.
Гөлфирә Нуриева, Яңа Мәлкән почта бүлекчәсе начальнигы:
– Безнең почта бүлекчәсе Яңа Мәлкән, Иске Мәлкән, Дусай Кичү авылларын берләштерә, 700 дән артык кешегә хезмәт күрсәтәбез. Почтальоннар Альбина Фомина, Елена Газизова белән ярдәмләшеп эшлибез. Бүгенге көндә халыкны вакытлы матбугатка яздыру бераз авырлашты. Авыл халкы район газетасына языла, әмма элеккечә түгел, кайберәүләр компьютердан укыйбыз диләр. Бәйрәм уңаеннан хезмәттәшләремә сәламәтлек, гаилә бәхете телим, авырлыклар артта калыр дип ышанам.
Фәнүзә Габдуллина, Урыс почта бүлекчәсе начальнигы:
– Кәефләр күтәренке, гөр-ләтеп эшләп ятабыз. Халык матбугатка актив языла, сумкабызны көчкә күтәреп өләшәбез. Урыс, Тулбай, Гөлек авылларында меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәбез. Теләк-тәкъдимнәргә килсәк, өлкән яшьтәгеләр район газетасында басыла торган намаз вакытларын соңармыйча бирүне сорыйлар. Газетаны интернетка алдан кую да газетага язылучылар санына тәэсир итми калмый диләр. Почта хезмәткәренең эше моның белән генә чикләнми. Әмма зарланмыйбыз, илләр тыныч, гаиләләребез имин булсын дигән теләктә калабыз.
Валентина Погорелова, Николаевка почта бүлекчәсе почтальоны:
– Район газетасына яздыру планын арттырып үтәдем (60 – 62 данә). Гомуми планымны да үтәдем, шунысы сөендерә. 35 ел эшлим бу хезмәттә, төрле вакытларны күрдем, ләкин зарланырга яратмыйм. Шуны әйтәсем килә: ярый мин пенсия яшендә, ә хезмәттәшләремнең балалар үстерәсе бар.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА