14 полиция хезмәткәре эшләячәк

2015 елның 14 июле, сишәмбе

Су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Казанда 24 июльдән 9 августка кадәр үтәчәк. Бу елдан башлап, чемпионат кысаларында элеккеге чемпионнар катнашында “Мастерс” турниры да оештырыла башлый. Дөньяның танылган спортчылары турнирда 5-16 августта чыгыш ясаячак.

Чемпионат вакытында 7 мең полиция хезмәткәре иминлек сагында торачак. Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлегенең 14 хезмәткәре җәмәгать тәртибен саклау буенча начальник урынбасары Азат Гәрәев җитәкчелегендә башкалага китте. Алар “Акчарлак” бассейнында ике смена режимында эшли, “Кварт” пансионатында яши.

САН. Казанда узачак халыкара ярышларда 2,4 мең спортчы, 1800 рәсми зат, 190 илдән вәкилләр катнашыр дип көтелә. Чемпионатта 6 спорт төре буенча 75 медаль комплекты уйнатылачак. Россиядән һәм чит илләрдән 2500 волонтер җәлеп ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International