Сөт белән туендыручы

2015 елның 14 июле, сишәмбе

Традиция буенча Сабантуйда иң беренче булып кыр батырларын

зурлыйлар.

Коноваловка басуларын үзәкләре башка авылларда урнашкан агрофирмалар эшкәртә, барып эшләүчеләр хезмәт хакын да аннан ала. Фермерлар да юк. Авыл җирлеге башлыгы Сабантуйга җибәргән район башлыгы Айдар Салахов бүләген Эля Карловна Рейценштейнга тапшырды. Кем соң ул көн герое? Әлеге авылда бик сирәк мал тотучыларның берсе. Ихатасындагы 4 баш сыердан савылган сөтне Мирный урамындагы күршеләренә, авылдашла-

рына сатып көн күрә. Сөт сатып баемаган ул. Кызганычка, бездә эшләп түгел, башкача баючылар күбрәк. Сөт саткан акчасына фураж, печән сатып ала.

– Мин тик утыра белмим, – ди Эля Карловна. Газета укучыларыбыз аңа ничә яшь икәнен дә белсәләр, көнләшеп үләчәкләр. Дөрес, аңа азык әзерләүдә, башка мең мәшәкатьне башкаруда бергә яшәгән Әнвәр Гайнуллов булыша.

Көн героеның тагын бер үрнәк булырлык сыйфаты – ул Чаллыдан күченеп кайткан. Сигез бала анасы менә шулай авылдашларын сокландырып, мәшәкатьле яшәүдән тәм табып, тормыш көтүче йөзләгән райондашларыбызның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International