Чиста тоту – кайгырту билгесе

2015 елның 14 июле, сишәмбе

2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителсә, 2016 ел су буе тирәләрен тәртипкә китерүгә багышланачак. Бу хакта район хакимиятендә үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә дә әйтелде.

Шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева шәһәрне төзекләндерү турында сөйләде, аеруча территорияләр яннарын тәртиптә тотуга, чүп үләннәрен чабып торуга, чәчәклекләрне карап тотуга игътибарны арттырырга кирәклеген искәртте.

Минзәләдә су буйларын тәртипкә китерү эшенә быел ук тотындылар. Шәһәр Советы тарафыннан оештырылган чараларда “Чиста шәһәр”, Идарәче компания эшчеләреннән тыш, табигать сөюче, яр буйларын карап тотуга битараф булмаган шәһәребез гражданнары да катнашты.

– Үрдәк күле буендагы өмәдә гимназия, театр, 3 нче урта мәктәп, ММЦ, Пенсия фонды, мәгариф бүлеге, Идарәче компания, Кучканкада оештырылганында 2 нче урта мәктәп, педкөллият, китапханә, сәнгать мәктәбе, 4 нче, 5 нче балалар бакчалары, бассейн, “Чиста шәһәр” коллективлары катнашты, – диде Елена Сысоева.

“Будет чисто” экологик акция-се кысаларында үткәреләчәк мондый өмәләрдә энтузиастлар тагын да күп булыр дип ышанасы килә. Чөнки парк һәм скверларны, елга-күлләрне, яр буйларын чисталыкта тотуыбыз табигать турында кайгыртуыбызның бер дәлиле булып тора.

акцент

Киләсе өмә 21 июль көнне 9.00 сәгатьтә була, ул “Береговая линия” акциясе кысаларында “Бердәм Россия” партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе җитәкчелегендә үткәрелә. Ул көнне шәһәребезнең төп пляжы территориясен тәртипкә китерү планлаштырыла.

Флүрә МӘРДАНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International