Яңартылган традиция

2016 елның 8 июле, җомга

 С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы җәйге ялларга китәр алдыннан районның Дружба авылы янындагы су буендагы матур бер урында театрның сабантуен уздырды. Шунысы кызыклы, 1999 елда, әле республика театрлары сабантуйлары уздырылмаган вакытта ук, директорыбыз Р.Ш.Шәймәрданов безне беренче тапкыр бирегә алып килеп сабантуе үткәргән иде. Аннары, республика театрлары белән милли бәйрәмебезне уздыра башлагач бу традиция бераз кичектерелеп килде. Быел исә, сагынып көтеп алынган бәйрәмебез күңелле , җылы атмосферада барды. Армия сафларыннан ике егетебез – Рөстәм һәм Раушан Зиннуровлар әйләнеп кайтып икенче көндә үк эшкә чыктылар, артисткабыз – талантлы һәм бетмәс – төкәнмәс энергия чыганагы Эльмира Гәрәевага Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде, театрыбыз артистлары Хафиз һәм Гүзәл Хамматуллиннар гаиләсендә игезәкләр – Хамис белән Хәдичә дөньяга килделәр.Узган иҗади сезонның шушы күңелле вакыйгаларын искә алудан башланган бәйрәм капчык киеп йөгерү, армреслинг, көянтә- чиләк белән су ташу, аркан тартышу, гер күтәрү, кашыкка йомырка салып йөгерү, таяк тартышу, йөгерү, чүлмәк вату уеннары белән үрелеп барды.Ярышлар ирләр һәм хатын –кызлар арасында аерым барып, һәр уеннан соң бүләкләү булды.Рәхәтләнеп җырлап – биеп,кызларыбыз  казанда пешергән  тәмле шулпа белән сыйланып көн үткәне сизелми дә калды. Район хакимияте башлыгы урынбасары К.Р.Нәҗмиев килеп директорыбыз Р.Ш.Шәймәрдановка, коллективка котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Сез-  район данын еракларга таратучы иҗади коллектив, безнең горурлыгыбыз!”,- диде.

    

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International