Илдус ШАҺИЕВ
Быел район хакимияте аппараты әзерләгән саннар һәр авыл тормышын тулырак күз алдына китерү мөмкинлеге бирә. Ул тупланмадагы иң төп күрсәткечләрнең берсе – авыл халкының эш белән тәэмин ителеше. Бикбау авылында, мәсәлән, 530 кеше пропискада исәпләнсә дә, 124 йорт буш тора. Ике йөзгә якын (!) кеше читтә яши һәм эшли. Хуҗалык таралганга, мәктәп беткәнгә шактый вакыт үтте. Шуңадыр, авылда үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләр 19 кеше генә.
Бюджет өлкәсендә (ФАП, китапханә, мәдәният йорты) 18 кеше эшли. Сыерлар бар әле, кәҗәләр, сарыклар саны да арта бара. Йортларында 3, 5 баш мөгезле эре терлек тотучылар да бар. Кем әйтмешли, бетә дип сөйләсәләр дә, авыл яши әле. Киләсе елда районда тагын бер суык клуб бетәчәк – биредә 50 кешелек клуб салыначак, су кертү дәвам итәчәк. Урамнар яктыртылу белән беррәттән, төзекләндерү дә бара. Инвестор Бикбау авылы пайчыларына да бурычлы. “Мензелинские зори” кешеләр һәм авыл җирлеге ныклап таләп итмәгәч, Иркәнәш, Бикбау җирләреннән бушлай файдаланырга омтыла. Әнә Калморза халкыннан үрнәк алырга кирәк. Чүп чыгару өчен түләмәскә теләү дә сизелеп тора. Кеше пропискада булгач, кайтып йөри дигән сүз бит. Шуңа үзара салым җыюда да актив катнашырга чакырды авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдамшина.
Аю җирлегендә исә барлык саннар да динамикада. Хәер, 2015 елда үзара салымны җыя алмыйча бөтен республикага танылдылар. Халык алдында хисап тотканда яңа башлык Нурһади Гыйльфанов горурланып әйтте, үткән ел өчен җыем планлаштырганнан да артып киткән. Сәбәбе бер генә: әлеге җирлектә кешеләр саны инициативалы, үз хезмәтләре белән тормыш итәргә теләүчеләр хисабына арта бара. Авыл җирлеге башлыгы аларның һәрберсе хакында тәфсилләп сөйләде, төрле мәдәни, социаль чараларда ярдәм итүләре өчен рәхмәтен җиткерде, конкурсларда җиңүчеләргә район һәм авыл башлыкларының грамоталарын тапшырды. Ә җирлектә үз эшләрен җәелдергән һәр эшмәкәр турында ел дәвамында тәфсилләп язачакбыз. Чөнки биредә махсус чаннарда стерлядь балыгы үстерүчеләр дә, виноградчылыкны керем чыганагы итүчеләр дә бар. «Органик Групп»ның «Минзәлә» агрофирмасы җитәкчесе Илфар Халиковның, фермада эшләргә Айманнан кеше алып килүләре хакында әйтүе бераз сагайтты, билгеле.
Хезмәт хакы аз түгел, югыйсә аны вакытында түләсәләр, шик юк, фермаларда эшләүчеләр табылачак. Бу җыелышта агрофирма җитәкчесенең алдынгы савымчы Татьяна Колпакованы үткән ел ярышында җиңгәне өчен бер бозау белән бүләкләве дә, биредә эш кешесенә хөрмәт барлыгын күрсәтеп тора.
Әлеге авыллардагы очрашуларны район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев алып барды. Күпчелек сорауларга залда ук җавап бирелде. Зур чыгымнар сорый торганнары протоколга язылып, район күләмендәге эш планына кертелде. Шуларның берсе – күпердә, яисә М7 трассасында проблемалар туганда, Аю авылы эченнән үтүче юлның авария хәлендә булуы әйтелде.