Алар арасында Аида Биктимерова (район Советының гомуми бүлек начальнигы), Флүсә Сәйфиева (“Органик групп-Чулман” агрофирмасы Югары Тәкермән фермасының алдынгы бозау караучысы), Владимир Абдулгараев (Алабуга шәһәрендә узган “Ел ир-аты”, “Ел хатын-кызы” номинациясендә зона турниры җиңүчесе, Калтак авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе), Гөлсәрия Галиева (Тауасты Байлар гомумбелем бирү мәктәбенең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары) да бар. Бу уңган хатын-кызларны иртән иртүк район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев һәм район советы аппараты җитәкчесе Роза Салдаева хәерле юл теләп, автобуска утыртып Казан шәһәренә озатып җибәрделәр. Алар әлеге очрашудан канәгать булып кайттылар. Ярминкәгә