Муса Җәлил исемендәге парк яңартылачак

2017 елның 18 марты, шимбә

 Флүрә МУСИНА

Моның өчен республика программасы аша 14 млн сум средстволар бүлеп бирелә. Ә проект буен­ча биредә 40 млн сумлык реконструкция эшләре башкару күздә тотыла, ә тагын да масштаблырак төзекләндерү эшләренә 60 млн сум средстволар таләп ителә.

Реконструкциядән соң шушы территориягә кергән Яңа ел елкасының каркасы хәтта җәйге чорда да янып-җемелдәп торачак.

Яңа өйләнешүчеләр аллеясы һәм балалар уен мәйданчыклары биредәге үзгәрешләрнең таҗы булып торачак. Башка үзгәрешләр хакында газета белән сайт даими яктыртачак, кайбер эшләр, мәсәлән, елка каркасындагы иллюминацияләрне урнаштыру, брус­чаткалар салу кебек эшләрне онлайн- режимда яктыртачакбыз.

Хәбәр итүебезчә, быел шәһәрдә яшәүчеләрдән үзара салымны 300әр сумнан җыялар. Әлегә үзара салым акчасы җыю предприятиеләрдә, бюд­жет оешмаларында канәгатьләнерлек бара, ә менә бизнес өлкәсендәгеләр сүлпәнлек күрсәтәләр.

Әлеге чарага барлык уку йорт­лары, мәктәпләр һәм балалар бак­чалары коллективлары, байтак предприятиеләр-оешмалар актив ку­шылдылар. Әйтик, педагогия көллияте 39,9 мең сум, авыл хуҗалыгы технику­мы 27,3 мең сум, коррекция мәктәбе 24,6 мең сум, 1 нче урта мәктәп хезмәткәрләре 23,1 мең сум, “Шатлык” балалар бакчасы 18,6 мең сум җыеп тапшырдылар. “Коммуналь челтәрләр” 27,9 мең сум, АТП 15 мең сум, драм­театр 16,2 мең сум җыеп тапшырды. Әлеге гади булмаган эш дәвам итә. Минзәләлеләр моннан читтә калмас­лар дип ышанабыз. Чөнки үзара салым акчасы әлеге паркны матурлау өчен дә тотылачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиевның район һәм шәһәр советлары һәм башкарма комитетлары бүлекләре җитәкчеләре, шәһәрдәге сайлау участоклары әгъзалары белән үткәргән киңәшмәсендә дә сүз шушы хакта булды.

Үзара салым тапшырырга теләгән минзәләлеләр аны шәһәр башкарма комитетына яки “Ак Барс” банкка ба­рып (биредә реквизитларны беләләр) тапшыра алалар

Шәһәрдә яшәүчеләр саны буенча ул 3 млн сумга якын җыелырга тиеш. Барлыгы 634,6 мең сум җыелды инде. Аның 441,7 мең сумы «Ак Барс» банк аша тап­шырылды, 192,9 мең сумы – шәһәр башкарма комитеты кассасына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International