Шушы максаттан кунакка башка районнардан якташлар, шулай ук җирле шагыйрьләр, аларның туганнары һәм шагыйрь-авылдашларын тыңларга авылда яшәүчеләр чакырылган иде. Кичәне авыл китапханәсе мөдире Илүзә Солтангалиева алып барды. Үзенең презентацияләрендә, интерактив тактада, шулай ук якташлары Түбән Кама шәһәреннән Фирдәүс Шәйхразиев, күптән инде башка районда яшәүче, әмма ял һәм бәйрәм көннәрендә авылга кайтырга теләсә нинди мөмкинлекне кулдан ычкындырмаган Мөслимнән Гөлназ Мирзасалихова чыгышларын зур игътибар белән тыңладылар. Залда утыручы кешеләргә Әтрәкледән киткәч, аларның язмышлары ничек булганын, ни белән шөгыльләнүләрен, гаилә хәлләрен, статусларын белү кызык иде. Залда Фирдәүснең хатыны һәм кызы Гөлназ, аның кызы – йөзү буенча республика спартакиадасы призеры – Эльвина бар иде. Бу читтә яшәгән авылдашларның очрашуы булды. Шуңа күрә залда атмосфера бик җылы иде. Гөлназны бүгенге көнгә кадәр туган ягында җырчы, сәхнәне бизи торган артист дип атыйлар. Ул мәктәп скәмиясеннән үк авылда үтә торган чараларда актив катнашучы иде, ул мәдәният сараенда эшләүче сәнгать җитәкчесе Роза апага рәхмәтле. Монда аның артистлык һәм оештыру сәләтләре тәрбияләнгән, ул талантлы укытучы булырга ярдәм иткән, шулай ук иҗатка тарту көче барлыкка килгән. Гөлназ Мирзасалихова беренчеләрдән булып шигырьләр җыентыгы чыгарды. Бүгенге көндә ул үзен иң бәхетле кеше итеп саный. Ә кадетлар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Гүзәл Хамматова укытучылык эше белән иҗат эшчәнлеген бергә алып бару турында сөйләде, юкка гына аның иҗат җимешләре һәм укучыларының шигырьләре республика конкурсында җиңмиләр, алар Казанда чыккан шигырьләр җыентыгына керделәр. Ул «Минзәлә» газетасы, “Сибелә чәчәк” әдәби иҗат берләшмәсе оештырган конкурсларда актив катнаша. Гүзәлнең чыгышын карарга аның 78 яшьлек әнисе Миңлехәят Фазлыева килгән иде. Әтрәкленең талантлы кызы, районның мәдәни тормышында актив катнашучы Нәзилә Нуруллина үзенең моңлы тавышы белән дан тота. Авылдашлары аның шигырь язуын белсәләр дә, беренче тапкыр ишеттеләр. Бүгенге көндә ул Минзәлә шәһәрендә яши, ире белән ике ул тәрбиялиләр. Әтрәкледә яшәүче Кифая Рәхмәтуллина «Минзәлә» газетасында һәм сайтында чыккан шигырьләре аша таныш. Олы яшьтә булуына карамас-тан, ул авыл һәм район чараларын үткәрергә активлык күрсәтә. Мәсәлән, күптән түгел ул районның башка шагыйрьләре белән Яңа Мәлкән авыл клубында чыгыш ясады, авыл ансамблендә җырлый. Авылда үткән истәлекле вакыйгалар аның иҗатында чагылыш таба. Ул бәйрәм кунакларына яңа шигырләрен тәкъдим итте. Аның күңелләрнең иң тирән җирләренә үтеп керә алырдай шигырьләрен 30 ел элек Әтрәкле килене булган, авыл егете Альбертның тол хатыны, лаеклы кызлар үстергән җирле шагыйрә Гөлгенә Гыйльмуллина укыды. Шигырләрне аның кызы Резеда Вильданова да яза, хәзер ул Чаллыда яши. Ул әтрәклеләр алдында укылды. Чарада билгеле бер сәбәпләр аркасында катнаша алмаганнарның шигырьләрен (хәзерге көндә балалары тәрбиясендә торучы Асия Хәмәтвәлиева, Түбән Камадан Хамиса Хәкимова – апасы Илүзә Солтангалиева, Әлмәт районыннан Гүзәлия Галләмова) Айгөл укыды. Әтрәкледә туган Мөслим районында яшәгән Хәерзаман Саматовның (7 ел элек фани дөнья белән хушлашкан) туган якны сагыну хисе белән сугарылган шигырьләрен сеңлесе Фәүзия апа саклаган, алар шулай ук залда яңгырады. Балалар арасында башлап шигырь язучылар бар. Айзирә Әхмәтова залда булмаса да, аның ике шигыре яңгырады.
“Сибелә чәчәк” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Наҗия Пучкова:
– Район газетасы үзенең 100 еллык юбилеена атлый, авылларда һәм шәһәрдә күп чаралар оештырыла, әлеге датага бәйле төрле проектлар тормышка ашырыла һәм бу бәйрәм дә алар арасында лаеклы урынын алыр. Юбилей хөрмәтенә Әтрәкле авылы шагыйрьләренә «ТАТМЕДИА» АҖ «Минзәлә» мөхәррият үзәгеннән истә- лекле бүләкләр тапшырабыз. Әлеге очрашу – сезнең җыентыкны чыгаруга бер адым гына. Алда әле катлаулы эшләр көтә, – диде.