Урман утырту көне

2017 елның 13 мае, шимбә

Илнар А ХМЕТГА ЛИЕВ,

Минзәлә урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары

Әлеге акция кысаларында шәһәребезнең Октябрь һәм Северный урамнары чатында җитәкчеләр аллеясына 25 юкә агачы утыртылды, өч чыршы һәм ике миләш агачлары алыштырылды. Территория көнкүреш, үсемлек калдыкларыннан чистартылды һәм чәчәклек әзерләнде. Коноваловка авылы территориясендәге Минзәлә урман хуҗалыгы дәүләт урман фондының 131 кварталында “тормыш сәнгате” җәмәгатьчелек хәрәкәте көче белән берлектә 4,5 гектарда 15000 нән артык нарат үсентеләре утыртылды. Шәһәребезнең “Нефтяник” балалар бакчасы хезмәткәрләре үз территорияләренә 20 миләш, 10 юкә һәм 5 зәңгәр чыршы агачы, 4 нче санлы балалар бакчасы хезмәткәрләре үз территорияләренә 10 шар миләш агачы һәм юкә агачлары үсентеләре утырттылар.

Без районыбызның бөтен кешесен әлеге “Үз агачыңны утырт!” акциясендә катнашырга чакырабыз. Әлеге акциядә катнашу өчен үсентеләрне Минзәлә урман хуҗалыгы дәүләт бюдҗет учреҗдениесеннән алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International