Минзәләлеләр шәһәребезне яшелләндерүне дәвам итәләр

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Шәһәребезнең Садак бистәсендәге Садовод Костин урамында да шушы көннәрдә өмә оештырып, чыршы һәм миләш агачлары утыртылды.

Бу көнне агачлар утыртканда 1 нче урта мәктәп хезмәткәрләре Рифкать Баһаутдинов, Фазыл Фатыйхов, гимназия эшчеләре Георгий Виноградов, Мирзанур Нуруллин һәм гимназия укучылары Айгиз Нуруллин, Рәсүл Акберов, Шерзодхон Норхужаев шәһәрне яшелләндерүгә өлешебез булсын дип, тырышып эшләделәр.

 

Флүрә Мусина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International