Гамил Афзал укулары Минзәлә укучылары һәм укытучылары өчен уңышлы узды

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

уган телне саклау, өйрәнү һәм үстерү, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, укытучыларда фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш һәм кызыксыну уяту максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесе белән берлектә  VI республика «Гамил Афзал укулары» үткәрде. Укуларның беренче турында 834 фәнни эш тикшерелеп, 145е икенче турга үтте. Әлеге фәнни хезмәтләр 9 секциядә якланды һәм жюри комиссиясе тарафыннан бәяләмә алдылар. Беренче санлы урта мәктәп укытучысы Гайнуллина Л.Г. һәм өченче урта мәктәп укытучысы Кирилова А.М.әлеге конференциянең  җиңүчеләре итеп танылды һәм министрлыкның дипломнары белән бүләкләнде.

Шушы ук көнне гимназиядә  Гамил Афзал исемендәге укучылар иҗат фестивале  җиңүчеләрен һәм лауреатларын хөрмәтләү тантанасы да булды.Бәйгегә  барысы 1295 эш кабул ителеп ,95е икенче турга үтте. Яшь иҗатчылар Гайнуллина Айсылу (беренче санлы урта мәктәп) , Асылгәрәев Лениз (гимназия) икенче урын, Шафикова Рузилә(гимназия), Шәрифуллина Рузилә (гимназия)өченче урын яулап, Давлетова Чулпан (гимназия), Павлов Андрей (КШИ), Сергеев Сергей (КШИ) бәйге лауреатлары булып  Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының ,Татарстан Язучылар берлегенең дипломнары, акчалата сертификатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International