Якты йөзле, киң күңелле Бәһиҗә апа безгә бик якын, чөнки күп еллардан бирле “Минзәлә” район газетасы редакциясе белән хезмәттәшлек итеп килде, газета битләрендә байтак шигырьләре басылып чыкты. Хәзер дә ул “Минзәлә” м ә г ъ л ү м а т - м ө х ә р р и я т үзәге хезмәткәрләре белән элемтәдә тора. Башына ниндидер фикер килсә дә, такси чакыртып, тиз генә редакциягә килеп китә. “Узган ел да сабантуй алдыннан килеп, чабышкы атка чигелгән сөлге бүләк итәргә телим, ничек тапшырырга икән”, дип киңәшләшергә килгән иде. Сабантуйда күрештек, ярышта арттан килүче атка сөлге бәйләде. Ана йөрәге барысына да түзә инде дип уйлыйсың аның башыннан кичергәннәре турында нәтиҗә ясап. Бәһиҗә апа да гомере буена “балаларым”, дип өзгәләнеп яши. Вакытыннан алда бакыйлыкка күчкән, заманында сабантуйлар батыры булган улы Фаилне юксына...
Бу җыентыкка аның шигырьләре һәм гомер сукмакларыннан хатирәләре кертелде.
– Шигърият – минем өчен иң олы яшәү мәгънәсе. Күңелемә туган авылым Иске Байлар, яшьлегем үткән Каракүл авыллары, үземЯкты йөзле, киң күңелле Бәһиҗә апа безгә бик якын, чөнки күп еллардан бирле “Минзәлә” район газетасы редакциясе белән хезмәттәшлек итеп килде, газета битләрендә байтак шигырьләре басылып чыкты. Хәзер дә ул “Минзәлә” м ә г ъ л ү м а т - м ө х ә р р и я т үзәге хезмәткәрләре белән элемтәдә тора. Башына ниндидер фикер килсә дә, такси чакыртып, тиз генә редакциягә килеп китә. “Узган ел да сабантуй алдыннан килеп, чабышкы атка чигелгән сөлге бүләк итәргә телим, ничек тапшырырга икән”, дип киңәшләшергә килгән иде. Сабантуйда күрештек, ярышта арттан килүче атка сөлге бәйләде. Ана йөрәге барысына да түзә инде дип уйлыйсың аның башыннан кичергәннәре турында нәтиҗә ясап. Бәһиҗә апа да гомере буена “балаларым”, дип өзгәләнеп яши. Вакытыннан алда бакыйлыкка күчкән, заманында сабантуйлар батыры булган улы Фаилне юксына...
Бу җыентыкка аның шигырьләре һәм гомер сукмакларыннан хатирәләре кертелде.
– Шигърият – минем өчен иң олы яшәү мәгънәсе. Күңелемә туган авылым Иске Байлар, яшьлегем үткән Каракүл авыллары, үзем
Игелек җирдә ятмый
Төннәр айлы, җылы җилләр
исә –
Языйм әле күңелем хисләрен.
Уй-тойгыларым сезгә
калдырмыйча
Дөньялыктан китсәм,
нишләрмен?
Минем сүзем калсын
җаныгызда,
Онытмассыз, искә алырсыз.
Кәгаземдә якты уйлар гына–
Күз нурларым, мине танырсыз.
Игелекне җирдә ятмый, диләр,
Шытып чыгар алар бер заман.
Күңелемнең кайнар хисләрен
Киләчәккә юллыйм мин һаман.
яшәгән Минзәләм бик тә якын һәм кадерле, – ди ул.
Әйе, тумышы белән Иске Байлар авылыннан булса да, тормыш юлының күп өлеше Минзәләбез белән бәйле шул.
– Тормышымда хәтердән җуелмас вакыйгалар бихисап булды, – ди ул үзенең башыннан үткәннәр турында сөйләгәндә. Шигырьләрендә дә шушы кичерешләре чагыла: сөенечләре дә, борчу-сагышлары да шигъри юлларга күчкән.
– Ходаем миңа озын гомер биргән. Хәзерге вакытта мин төпчек улым Наил белән шәһәребезнең Горький урамында бик шатланып, 90ны узган ветеран булганыма шөкер итеп, балаларым, оныкларым өчен куанып яшим, – ди Бәһиҗә Кәраметдин кызы.
Авырлыклар алдында югалып калмыйча, төшенкелеккә бирелмичә, тормышка оптимистларча караучы, һәрбер күренештән ямь табып яшәүче ветеран барыбыз өчен дә өлге. Китап чыгару мәшәкатьләре артта калды... Әмма Бәһиҗә апа Мифтахованы без әле яңа шигырьләре белән көтеп калабыз, үзенә дә хәерле, куанычлы көннәр телибез.