Аллаһ өчен берләшә алмаган, конгресс кушуы белән генә берләшми – Тәлгать Таҗетдин

2017 елның 20 июне, сишәмбе

“Һәрбер имам Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) урынында тора”

Мөфти имамнарның Аллаһ каршында да, халык алдында да, дәүләт алдында да мәсхулияте барлыгын искәртә: “Һәрбер имам аңларга тиешле, михрабта торганда да, намаз укытканда да, вәгазь сөйләгән вакытта да, минбәрдә торганда да, ул Пәйгамбәребез(салләллаһу галәйһи вә сәлләм) урынында тора. Һәм аның өстендә Аллаһ каршында да, халык алдында да, дәүләт алдында да мәсхулият бар. Бу мәсхулият искиткеч олы, таулар күтәрә алмаслык. Ләкин бергә булган вакытта, аны алып барып була. “Арагыздан бер төркем, бер өммәт галимнәрне булдырыгыз, алар изге эшкә өндәүчеләр булсыннар, начарлыклардан тыючылар булсыннар, алар һәм аларга ияргәннәр генә котылырлар”, - дип әйткән Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә”, - дип сөйләде Тәлгать хәзрәт.

“Барысы да утка керер, берсе генә котылыр”

“Безгә кадәр булган өммәтләр:“яһүдләр 71-гә, насаралар 72-гә, минем өммәтем 73-кә бүленер”, - дип әйткән Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм). “Йә Рәсүл Аллаһ (Аллаһның илчесе) 73-кә бүленгәч кайсыбыз котылыр соң?” – дип сораганнар. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм):”Барысы да утка керер, берсе генә котылыр”, - дигән. “Кем ул, берсе?” - дип сорагачтын, Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): “Коръәнгә һәм минем сөннәтемә ябышканнар, бергә булсалар, бер-берсен гаепләп, 73-кә бүленмәсәләр”, - дип әйткән”, - дип сөйләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International