Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән ведомство башлыгы вазифасына Рөстәм Заһидуллин билгеләнде. Моңа кадәр ул министрның беренче урынбасары иде.
Лариса Глухова Татарстан Президенты Дәүләт-хокукый идарәсе башлыгы вазыйфасына билгеләнде.
Искәртеп узабыз, моңа кадәр Дәүләт-хокукый идарәсе башлыгы булып торган Фәридә Волкова кичә, республика Конституцион суды хөкемдары итеп билгеләнү белән бәйле рәвештә, вазифасыннан азат ителде.