Игенчеләрнең эше уңай бәяләнде

2017 елның 24 июне, шимбә

Чәчүлекләрне кабул итү ко­миссиясе эшне “Заиковский” хуҗалыгыннан башлады, биредә хуҗалык бөртеклеләр игүне фәнни нигездә башкара. Һәр багана төпләре эшкәртелгән. Чәчүлекләргә кирәкле күләмдә ашламасы кертелгән, үсемлекләрне яфрак аша туклан­дыру дәвам итә. орт сынау делянка­сында төрле препаратлар белән эшкәртелгән арпа, бодай, солы чәчелгән, шул делянкаларда республи­ка хуҗалыкларына ярак- лашкан сортлар үстерелә. ”Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе басу­ларына бөртеклеләрне чәчәр алдыннан гектар­га ике центнер күләмендә аммиак селитрасы, чәчкән вакытта гектарга 80 кило­грамм исәбеннән минераль ашлама керткәннәр. Хәзер чирләргә һәм корткычларга каршы эшкәртәләр, яфрак аша өстәмә тукландыралар. Калморза хуҗалыгының 76 гектарлы солы басуына күз генә тимәсен, тамыры бик көчле, биредә сабан бодае, арпа, борчак культуралары да яхшы гына үсеп килә. Бор­чак 500 гектарда чәчелгән, аның үсеше, тамырлануы яхшы. ”Органик групп- Минзәлә” агрофирмасында да сабан ашлыклар яхшы гына үсеп киләләр, куелыгы да яхшы, тамырлары чиста, әлегә үсемлекләр чирләми. Арпа һәм бодайның икен­че тамырлары хәлсезрәк. ”Николаевка” хуҗалыгы ба­суларында чәчүлекләрдә үсемлекләр икенче тамыр бирә башлаган, минераль ашлама чәчү алдыннан кертелгән, арпа һәм бодай басулары яфрак аша тук- ландырылган. ”Калинин” хуҗалыгының бодай, арпа чәчүлекләре икенче тамыр җәя башлаган, шулай ук яф­рак аша тукландырылган. Ел үзенчәлекле килү һәм көннәр салкын тору сәбәпле, керткән ашламаны үсемлек үзләштереп бетерә алмый. “Органик групп-Чулман” агрофирмасы ”Куйбышев” хуҗалыгындагы донникны чабып сенажга саласы, анна­ры аны БДМ белән эшкәртеп, тагын тирәнәйтергә уйлап торалар. Агрофирмадагы арыш басуының һәр гекта­рыннан 25 центнер уңыш көтәргә була. Люцерна басу­ында үсемлекләр сирәгрәк тишелгән, тармаклану да көчсезрәк. Клевер басуы әйбәт уңыш вәгъдә итә.

“Чәчү кампаниясе уңышлы төстә узды, тиешле барлык таләпләр, эш күләмнәре һәм сыйфаты үтәлде. Бүген игенчеләр, механизаторлар чәчүлекләрне эшкәртәләр, алдагы уңышны кайгырта­лар”, – диде Айдар Салахов. Ул шулай ук авыл хуҗалыгы культураларын саклау, яф­рак аша үстерү стимулятор­ларын, макро-һәм микро­ашламалар белән туклан­дыру мәсьәләсе хакында да җитәкчеләр, агрономнар белән фикер алышты.

Районыбыз игенчеләре тырышып эшлиләр, басу­ларда массовый репро­дукцияле орлыклар юк. Күпьеллык үләннәр белән эш итү буенча 5 еллык цик­лга чыктылар. Юшадыда 16 ел сөрелмәгән фермерның җирләрен “Агрокөч” төркеме игенчеләре эшкәртеп

Игенчеләрнең эше уңай бәяләнде

Безнең өстәмә

“Татарстанның элиталы орлыклар ассоциациясе”нә кергән хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм агрономнары, агроном-селекционерлары катнашында “Заиковский” хуҗалыгы базасында семинар-киңәшмә булып үтте. Аның эшендә “Татарстанның элиталы орлыклар ассо- циациясе” җитәкчесе А лександр Еров катнашты.

Семинарның уку-укыту өлеше Әтрәкле мәдәният йор­тында булды, анда хуҗалык җитәкчесе Радик Фатта­хов семинарга килгән вәкилләрне хуҗалык эшчәнлеге белән таныштырды, аннары төп доклад белән Алек­сандр Еров чыкты. Семинарның гамәли өлеше борчак басуында, сорт сынау делянкасында һәм ындыр таба­гында үтте. Хуҗалыкта игелә башлаган усатый борчак һәм әле республикада бердәнбер, сортның исеме дә билгеле булмаган 64\24 санлы борчак 3,05 гектарда чәчелгән, яхшы гына үсеп киткән, алар киләчәктә мул уңыш вәгъдә итәләр.

2015 елда хуҗалыкны “Татарстанның элиталы орлык- лар ассоциация”сенә кабул итеп алдылар, сортлы орлык- лар үстерү өчен сертификат бирделәр һәм алар узган ел ук экологик сорт сынау делянкасы булдырдылар.

Делянканы участокларга бүлеп 14 төрле сортлы бо­дай һәм 5 сортлы арпа чәчтеләр. Узган ел бу участоклар яхшы гына уңыш бирделәр. Быелда сорт сынау делян­касында 30 участокта бодай, арпа, солы үстерәләр. Бүгенге көндә делянкада үсә торган бодай һәм арпа чүп үләннәренә, авыруларга, корткычларга каршы эшкәртелде. Хуҗалык бөртеклеләрне игүне фәнни нигездә башкара. Киләчәктә хуҗалыкта кайсы сорт югары уңыш бирергә сәләтле, шуны үстереп районыбыз хуҗалыкларына сатарга планлаштыралар. Бу хуҗалык быел чәчү өчен супер элиталы 300 тоннага якын орлык әзерләгән иде. Орлыкларны әллә кайлардан килеп ал­ганнар, ә менә район җирлеге хуҗалыклары, фермерла­ры орлык сатып алмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International