Флүрә МУСИНА
Паркны реконструкцияләүнең генераль подрядчысы –“Татмелиоводстрой” оешмасы, субподрядчысы – “Мелиорация» Минзәлә ПМКсы.
Рәҗәп Мортазин, подрядчы оешманың баш инженеры:
– Бу арада төп игътибар җир эшләренә бирелде. Фонтаннар ясау өчен (алар ике урында булачак) әзерлек эшләре алып барыла. Беренче чиратта траншеялар казып, су һәм канализация торбалары сузылды. Паркта бер урында җәмәгатьчелек туалеты урнаштырылачак, моның өчен канализация торбалары үзәк системага тоташтырылачак. Бүген-иртәгә суүткәргеч торбаларны үзәкләштерелгән су системасына тоташтырсак, паркка су киләчәк дигән сүз. Шулай ук яктырткычлар өчен электр кабельләре сузарга да траншеялар әзер. Бүгенге көндә объектта 18 кеше эшли. Аларның күп өлеше балалар өчен уен зонасының нигезен әзерләүдә катнаша – бетон измә салу белән мәшгуль.
сан
М.Җәлил исемендәге паркта быел реконструкция буенча республика бюджетыннан 14,1 млн сумлык, үзара салым акчасына 5,8 млн сумлык эшләр башкару күздә тотыла