Татарстан – Көньяк Корея дуслыгы Минзәләдән башлана

2017 елның 16 июле, якшәмбе

Әтрәкле, Дәвек, Тулбайдагы кебек бүләкләргә мул, тамашачысы күп, катнашучысы дәрәҗәле булган Сабантуйларга Тупач та өстәлде. Икенче ел рәттән шундый дәрәҗә саклангач, аның гадәткә әйләнәсенә шик юк. Быел да, алга таба да бөтен өмет Салиховларда. Әтисе – фонд прези­денты Фәрит абый һәм аның улы - Дәүләт Советы депутаты Ирек. Быел биредә тагын ике яңалык булды: М-7 нән 5 категорияле асфальт юл авыл үзәгенә килеп җитте. Ирек Салихов кунаклары – Татарстанга инвести­ция кертү нияте белән килгән Көньяк Корея эшмәкәрләре – шушы ас­фальт юлдан, авыл башыннан Сабантуй мәйданына хәтле атларга уты­рып килделәр. Алар Тупачка беренче инвестицияләрен – ярдәмнәрен керттеләр инде. Сабантуйда җиңүчеләргә бүләкләр алу өчен мең дол­лар бүләк иттеләр.

Быелгы Сабантуйны мәйдан янындагы мәчет тә яңарып, авылның күп йортлары матураеп каршы алды. Кешеләр бәйрәм алдыннан үз ихата­ларын тәртипкә китерделәр, буядылар.

Ә калганы быел да кабатланды, аттракционнар – бушлай, төрле ярышларда җиңүчеләргә туңдырма – бушлай, кыйммәтле бүләкләр. Сәхнә тоткан Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов ярышларга, биюләргә халыкны, шул исәптән кунакларны да, бик актив җәлеп итте.

Андагы эмоцияләрне мензеля.ру сайтындагы видео һәм фотоотчет­тан карап белеп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International