Дифиза Н У РИЕВА
Александр Филиппович та, Анна Назаровна да үтә дә тырыш кешеләр. Алар гомер буе фидакарь рәвештә колхозда хезмәт куя. Танышулары да эштә була. Беренче күз карашыннан ук бер-берсеннән башка яши алмаганнарын аңлап алган ике яшь йөрәк – гаилә кора.
Александр Белов:
– Хезмәт кенәгәмдә эш стажым 50 ел дип язылган, ләкин бу сан күпкә артык. Фронтка күзем начар күрү сәбәпле алмадылар, шул рәвешле колхозда эшкә калдым. Бригадир булып хезмәт куйдым, – дип искә ала улСүз дә юк, яшь егеткә сугыш барган чорда идарә итү бик авырга туры килә. Аның кул астында хатын-кызлар һәм балалар гына була. «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен» сүзләре аның өчен шигарь буларак яңгырый. Тормыш аны бер бөртек бодай ярмасын гына түгел, ә һәр кисәк тактаны, болт һәм кадакларны да кадерләп тотарга өйрәтә. Һәр әйберне үз кирәгенә файдалана. Аның алтын куллары өй дә сала, бинаны да төзекләндерә, мини-трактор да җыя, кирәк икән – йорт өчен җиһаз да ясый. Бары тик уңган кешенең генә тегермәне дә, пилорамасы да ватылмыйча эшли ала. Тырыш хезмәтен бәяләп аңа атказанган колхозчы исемен бирәләр, берничә тапкыр авыл советы депутаты да була ул.
Анна Назаровна да ире кебек үк җаваплы, төгәл һәм уңган хатын. Хезмәт кенәгәсе буенча караганда, гомуми эш стажы 41 ел.
Анна Белова:
– Без, сугыш чоры балалары, колхозда нинди эш бар – шуны эшләдек. Ә ул вакытта безгә кем хезмәт кенәгәсе ачсын? Үзем мин 14 яшемдә ат караучы – конюх булып эшли башладым. Атларга эш күп, ә ашау җитми. Авырыйлар. Тора-бара аларны дәваларга өйрәндем, кулымнан килгәнчә ярдәм күрсәттем. Шуннан соң мине барлык маллар өчен дә ветеринария санитары итеп билгеләделәр. Ул вакытта колхозда атлар күп иде, бер меңләп сарык, тагын да күбрәк – тавыклар. Булачак ирем белән дә колхозда таныштык, шул рәвешле гаилә корып җибәрдек. Бер-беребезне аңлап, киңәшләшеп яшәдек. Күп вакытыбыз эштә узды. Надежда һәм Валентина исемле кызларыбыз туды. Хәзер инде 4 оныгыбыз, 5 оныкчыгыбыз бар. Хәлләребезне белеп торалар. Мәхәббәт, тугрылык һәм хөрмәт – гаиләнең төп нигезе, – ди ул.
Анна Назаровнага быел 90, ә тормыш иптәше Александр Филипповичка 92 яшь тула. Бүген дә алар гомер иткән һәм хезмәт куйган Матвеевка авылында, үсеп килүче буынга үрнәк, бер-берсенә терәк булып, үз көйләренә тыныч кына яши бирәләр.