Уракта сынатмыйлар

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

 Монда 5 берәмлек “Лексион-450” комбайны  эшли. Агрофирмада быелгы уракта Леонид Кудрявцев беренчелекне бирми, бүгенге көндә ул үз комбайны бункерыннан 300 тоннадан артык икмәк бушатты. Гомумән, агрофирманың комбайнчылары: Альвир Даутов, Наил Ибраһимов, Ринат Галиев, Илдар Балакаев сынатмыйлар, булсын дип эшлиләр. Уңыш яхшы чыга, бу комбайннарның һәрберсе көнгә ике мең центнер суктыра ала, тик менә кайткан икмәк амбарда кызып ята, аны Мөслим элеваторына алып китәргә машиналар җитешми. Басудан ындыр табагына икмәк ташуда Николай Паньков алда бара, ул комбайн астыннан 5 мең центнердан артык бөртек ташыган. Икмәк ташуда шоферлар: Фәнис Әхмәтҗанов, Илшат Кашапов сынатмыйлар. Басуда механизаторларны ашату көнгә ике тапкыр оештырылган, пешекче Дилбәр Кантонова аларны тәмле ашлар пешереп сыйлый. Механикалаштырылган урып-җыю отряды җитәкчесе Әхәт Рәхимов сүзләренә караганда, агрофирмада мондый уңышның тарихта булганы юк иде әле. Ындыр табагына кайткан икмәк бераз җилләтелеп Мөслим элеваторына озатыла. Аю ындыр табагында бер мең тоннадан артык икмәк бар әле. Агрофирманың Аю бүлекчәсе басуында ике “Акрос” һәм ике “ДОН-1500Б” комбайннары теземнәргә салынган арышны сукты­ралар, арышның гектар куәте әлегә 30,7 центнер тәшкил итә. Биредә комбайннар артыннан саламны җыярга МТЗ тракторларында хезмәт куючы механизаторлар Михаил Кантонов, Маркел Тарасов, Игорь Гурьев кереп басуны эшкәртергә әзерлиләр.

Илфар Халиков (“Органик групп-Минзәлә” агрофирмасы генераль директоры):

– Механизаторларга урып-җыю чорында хезмәткә түләү тәртибе яхшылап аңлатылды. Комбайннар ремонтлауга да хезмәт хакы былтыргы белән чагыштырганда арттырылды, ягъни бер комбайнны уракка әзерләп алып чыгуга 25 мең сум акча каралган һәм ул якын араларда түләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International