Марк ТОК АРЕВ, коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы урынбасары
Мониторинг барышында гражданнарның мөрәҗәгать итү тәртибенә, авыл җирлекләре башлыкларының керемнәре һәм чыгымнары турындагы мәгълүматларга, коррупциягә каршы пропагандага багышланган чараларга аерым игътибар бирелде.
Районның җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору буенча чаралар планы расланган һәм үтәлеп бара. Бу райондагы криминоген хәлгә анализ һәм коррупция белән бәйле җинаятьләрнең үсешенә фаразга нигезләнгән комплекслы чаралар системасы.
Барлык авыл җирлекләрендә дә хезмәткәрләр арасында дисциплинаны ныгыту, хезмәткә мораль стимул, район хакимияте каршында торган бурычларны үтәгәндә хезмәткәрләрнең нәтиҗәле катнашуын булдыру буенча актив тәрбия эшләре алып барыла.
Шулай ук барлык авыл җирлекләрендә дә халык арасында коррупциягә каршы түземсез караш формалаштыру буенча агитация эшләре алып барыла.
2016 елда коррупциягә каршы тору буенча чаралар планы кысаларында яшьләр, шулай ук гражданлык җәмгыяте вәкилләре арасында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, әңгәмәләр оештырылды. Шундый эшләр быел да дәвам итә.
Күрсәтелгән тематика буенча викториналар, очрашулар оештырыла, рәсем-плакатлар күргәзмәсе оештырыла.
Николаевка авыл җирлеге мисалында бу юнәлештә эшнең барышы белән танышырга мөмкин. Авыл җирлеге админис- трациясе бинасына кергәндә символика куелган. Документларны тикшерү барышында авыл җирлекләре башлыкларының керемнәре һәм чыгымнары турында мәгълүматларның шәхси папкада булуы, шулай ук аларның сайтка урнаштырылуы мәгълүм булды, гражданнарның мөрәҗәгате журналга теркәлеп барыла (әмма шәхси кабул итү карточкалары күптән түгел генә булдырылган), норматив- хокукый актлар реестры алып барыла.
Кайбер кимчелекләр дә бар – сәркатиптә прокуратурадан норматив-хокукый актларның коррупциягә каршы экспертизасы юк, әлеге тематика буенча стендның да булмавы ачыкланды. Отчет чорында нибары бер сессия булган. Җирлек уставы үзгәртелмәгән, шушы чорда гражданнарның ике җыены узган, әмма беркетмәләре юк, ышаныч тартмасының булмавы ачыкланды, җирлек башлыгы тарафыннан административ беркетмәләр төзелмәгән.
Николаевка авыл җирлегендә ветераннар советы, хатын-кызлар советы бар. Җирлектә башлыча рус милләте вәкилләре яши, милләтара мөнәсәбәтләрдә конфликтлар юк. Экстремистик материаллар сату фактлары ачыкланмаган. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, клуб даими эшли, яшьләр клубка йөри, чаралар үткәрелә. Коррупциягә һәм террорга каршы пропаганда буенча чаралар нинди дә булса альбомда яисә стендта фотолар һәм язмалар белән расланса, яхшы булыр иде.
Узган ел белән чагыштырганда халыкның районда коррупциягә каршы тору буенча күрелгән чаралар белән хәбәрдарлыгында уңай үзгәрешләр булуын әйтергә була. Әмма гражданнарның кайбер мәсьәләләрне рәсми булмаган юллар белән чишәргә теләп, шул рәвешле коррупцион гамәлләргә әзер булулары, үзләре дә сизмәстән, бу тискәре күренешне хуплаулары сагайта.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, шуны әйтергә була: коррупциягә, аның масштабына, тискәре нәтиҗәләренә карата халыкта тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга аеруча игътибар бирергә кирәк, коррупциягә каршы тору чаралары, эш формалары турында эшчәнлекне массакүләм мәгълүмат чараларында киңрәк яктыртырга кирәк, дигән нәтиҗә ясала.
акцент
Бу юнәлештә авыл җирлекләрендәге кимчелекләр бертөрле. Мониторинг нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре башлыкларына һәм сәркатипләргә коррупциягә каршы чаралар уздырганда, киңәш һәм тәкъдимнәр бирелде. Уставны үзгәртергә, ышаныч тартмасы урнаштырырга, коррупциягә каршы стенд урнаштырырга, гражданнар җыены беркетмәләрен тиешенчә алып барырга, әлеге темага кагылышлы һәр чара буенча фотографияләр белән отчет төзеп барырга тәкъдим ителде.