Иркәнәш урта мәктәбе
укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган авылдашларыбызга куелган һәйкәл белән бергә Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбыз хөрмәтенә ачылган һәйкәлне дә һәрвакыт карап, чистартып торалар. Бу көннәрдә дә алар һәйкәлне кабат җыештырдылар.
Ходай биргән сәләт
Безнең Иркәнәш мәктәбендә үсеп килүче яшь буынны укыту һәм тәрбияләү өчен үзенең булган бөтен көчен, осталыгын, күңел җылысын бирүче укытучылар аз түгел.
Гөлфирә КАЮМОВА,
СССР мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны
Шундыйларга Фәйдрова (Солтангалиева) Люция Иксан кызын кертү бик урынлы булыр дип саныйм.
Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, Кызыл Төбәк башлангыч мәктәбендә укыта. Өч елдан соң Иркәнәш авылының иң уңган егете Раилне гомерлек юлдашы итеп сайлый. Гөрләтеп туй ясыйлар. Һәр эшкә дә уңган, җитез бу киленне авылыбыз бик тиз яратып өлгерә. Бу мөлаем ханым инде 24 ел Иркәнәш мәктәбендә укыта. Таләпчән, төпле белем бирүче бу укытучыга әти-әниләр балаларын бик теләп тапшыралар.
Эшләү дәверендә Люция Иксановна читтән торып югары уку йортын тәмамлый, 1 нче категорияле белгеч булып җитлегә. Укытучы балаларны язарга, санарга гына өйрәтеп калмый, үзара мөнәсәбәтләр булдырырга, үз-үзеңне культуралы тотарга, өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәтә, хезмәткә мәхәббәт уята. Башлангыч сыйныфлар арасындагы район олимпиадаларында катнашып, аның укучылары татар теле һәм математика фәннәреннән 1,2,3 урыннарны алалар. Люция Иксановна район күләмендә “Ел класс җитәкчесе” конкурсында катнашып, 3нче урынны яулады. Укыту, тәрбия эшләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкәне өчен 2005-2009 елларда мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнде.
Фәнни-практик конференция- ләрдә башлангыч сыйныф укучылары “Көндәлек режим”, “Кока-коланың файдасы һәм зарары” дигән проект эшләрен яклап, 1 нче урынны алдылар.
Шактый еллар инде мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып та эшли. Мәктәптә үткәрелгән барлык чаралар Люциянең һәм коллективның иҗат җимеше. Укучылар төрле конкурсларда, ярышларда, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннарга ия булып киләләр.
Ул тыныч кына, һәр эшне җиренә җиткереп эшли, һәрвакыт ярдәмгә ашыгучан. Мондый кешеләр сирәк очрый, әле үзе бик тыйнак та.
Люция Раил белән матур, мул тормышта яшиләр. Әнисе Раил солдатта чагында ук вафат булган иде, әтисе Вәли абыйны бик озак еллар яхшы итеп тәрбияләп, ахирәт дөньясына да яхшылап озаттылар. Гаиләдә ике егет үстерделәр. Рафаэль КамПИны тәмамлап, хәзер Севастопольдә армиядә хезмәт итә. Рәфис Чаллыда 11 класста укый, шул ук вакытта сәнгать мәктәбендә вокал, баян дәресләре ала, кечкенәдән бик матур җырлый.
Люция Иксановнаны сабыр, һәркем белән уртак тел табып, һәр баланы якын күреп, өлкәннәрне ихтирам итеп яшәгәне өчен яратабыз.
Иркәнәш мәктәбендә
Иркәнәш мәктәбенең тарих укытучысы Дамир Рәис улы Кәбиров “Татарстан Республикасы ел укытучысы - 2013” конкурсының муниципаль этабында 2 нче урынны алды.
Авылдашларны сөендереп яши
30 ел буе Кызыл Төбәк авылында почтальон булып эшләүче Рәйханә авылыбызда иң хөрмәтле кеше.
Рәсимә ШӘЙХРАЗИЕВА, Кызыл Төбәк авылы
Һава торышы нинди булуга карамастан, газета- журналларны, хат, телеграммаларны, пенсия акчасын һәм субсидияне үз вакытында халыкка тарата, телефон, газ, электр энергиясе, җир пайлары өчен дә халыктан акча җыя, квитанцияләр тутыра.
Аның эше аеруча матбугатка язылганда тыгыз. Юкка гына әлеге чорны урак өсте белән тиңләмиләр. Рәйханә пенсия таратканда да өлкән буын кешеләренә газета-журналларга язылырга кирәклеге турында исләренә төшереп тора. Авылда “Минзәлә” газетасын укымаган кеше юктыр. Хат ташучы хезмәттәшләре Роза Хәйдарова, Гөлназ Ситдыйкова белән дә уртак тел табып эшли. Халык нинди сорау белән мөрәҗәгать итсә дә, элемтә бүлекчәсе хезмәткәрләре ярдәм итәргә тырышалар.
Басыйровларның гаиләсе дә үрнәк. Сеңлесе Рәйсә белән авыру әниләрен карыйлар. Бер йортта алар гөрләшеп яшиләр. ”Сеңлем белән бергә яшәсәк тә, телгә килгән булмады, бер- беребез белән уртак тел табып яшибез”, – ди Рәйханә.
Авылдашларны сөенде- реп, аларга шатлыклы хәбәр алып килеп, озак еллар эшләсен иде ул.
Без – “Тамчы- шоу”да!
Иркәнәш төп гомуми белем мәктәбе укучылары Казанга “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында баручы «Тамчы- шоу” тапшыруында катнашты.
Л.ФӘЙДРОВА,
Иркәнәш төп гомуми белем мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
Тамчы-шоу – интеллектуаль – күңел ачу уены. Шоу-уенда катнашучылар – 6-8 нче сыйныф укучылары – география, әдәбият, сәнгать, татар мәдәнияте һәм тарихы буенча белемнәрен күрсәтергә тиеш.
Уен нигезләмәсе кулга килеп кергәч, иң сәләтле укучыларны барлый башладык. “Тамчы- шоу”да теләсә нинди сорауга шартлатып җавап бирердәй зирәк һәм җитез укучыларны сайлап алырга кирәк иде. Шуңа күрә “иң-иңнәр” барды: Аглиев Рәзил – көрәшче, республика күләмендәге ярышларда катнашучы, Мифтахова Илзирә – уку алдынгысы, предмет олимпиадалары призеры, Галиева Алия – уку алдынгысы, җырчы. Шуның белән бергә, бу укучылар кыю да, сүзгә дә оста, тапкыр да. Уенның темасын алдан әйттеләр: дару үләннәре. Уен-ярышта безнең – “Ык буе уңганнары”ның көндәше – Мамадыш районы Усали урта мәктәбеннән килгән “Умырзая” командасы. 30 минутлык тапшыруны ике сәгать төшерделәр! Балалар каушамадылар, кыенсынмадылар, куркып калмадылар, чөнки безне, студиягә килеп керүгә үк, үз итеп, бик җылы каршы алдылар.
“Усали укучылары бик көчле сыман күренделәр”, – диде Рәзил. “Тамчы-шоу”га алганнар икән, димәк, без дә төшеп калганнардан түгел”, – дип куйды Илзирә.
Телевизордан бик җитди, чак кына усал булып күренгән жюри рәисе Әнвәр Хуҗиәхмәтов – гап-гади кеше. Алия аның матур һәм тынычландыра торган тавышына, кирәк вакытта йөзенә чыккан елмаюына игътибар итсә, Рәзил: “Әнвәр абый безнең белән бик ягымлы сөйләште, безне яклаган кебек иде”, – диде.
Ярыш барышында балалар бер-бер артлы нинди дә булса яңалык алдылар, мәгълүматтан дөрес файдаланырга өйрәнделәр. Моның чаклы бай тәҗрибә туплаганнан соң, ничек инде тагын бер кат “Тамчы-шоу”да катнашып кайтмаска, ди?! Хәер, егетләр-кызлар үзләре дә шул турыда хыялланып куйдылар.
Балаларны буш кул белән җибәрмәделәр: Әнвәр Хуҗи- әхмәтов ике командага да татар язучыларының китапларын һәм Г.Камал исемендәге театрга чакыру бүләк итте. Бу очрашу балалар күӊеленә бик хуш килде, онытылмас хатирәләр калдырды. Казанга барганда балалардан сүзне көчкә генә алсам (кабатлыйсы, өйрәнәсе дә килә бит!), кайтканда аларны сөйләшүләреннән туктатып та булмады. Ни өчен дигәндә, “бераз куркып, ничек чыгыш ясарбыз, көндәшләр нинди икән, җиңәрбезме”, дип уйлап бардык. Ә кайтканда инде үз көчебезгә ышаныч арткан, тапшыруга төшкән чактагы дулкынландыргыч хисләр тагын да өстәлгән иде. Ярышта әйтелгән җөмләләрне, сүзләрне тикшереп, көлешеп кайта торгач, 5 сәгатьлек юлыбыз сизелми дә калган!
Катнашучы укучылар исән-сау Казанга алып барып кайткан шоферыбыз – Алиянең әтисе Галиев Айрат Зөлфәт улына рәхмәт белдерделәр.
Тапшыруны дару үләннәрен җыйган айларда эфирга чыгарачаклар.