Яклаучым да, саклаучым да син
Кадерле кешеләребезгә, әтиләребезгә багышланган бу кичәгә балалар чын күңелдән әзерләнгәннәр иде. 4 сыйныф укучысы Шиһабиев Дәниф әтисенә багышланган мәкалә дә язды________________________________________________________________
И.СОЛТАНГАЛИЕВА,
Әтрәкле китапханәчесе
Минем әтием
Һәр елның 28 маенда әтиемнең бәйрәме – чик сакчылары көне уздырыла. Әтием Шиһабиев Айрат 1997 елда армия сафларына хезмәт итәргә китә. Хабаровск якларында чик сакчысы була. Ул өч ай буе укуда булган, яңадан аны унынчы заставага җибәрәләр. Менә шунда чып-чын хезмәте башлана. Бар кешегә дә бер төрле генә хезмәт бирелми, кемдер десантчы була, кемдер диңгез флотында хезмәт итә. Шул вакытта әти- әниеңә хат язып торырга да кирәк бит. Минем әти дә әби-бабайга хатлар язып тора.
“Исәнмесез” диеп
башлыйм әле
Хат башлары шулай
башлана.
“Исәнмесез” диеп хатлар
килсә,
Укыганда күңел
шатлана.
Менә шундый хатлар килеп торганда, ничек күңел шатланмасын инде. Шулай ике ел хезмәт итү үтеп тә киткән. 1999 елның октябрь аенда әти туган авылы Әтрәклегә кайтып та җитә. Мин дә шулай әтием кебек ил чикләрен саклар өчен армия сафларына барырга өмет итеп калам.
Бабай да солдат булган,
Әти дә солдат булган.
Зур абый да солдат
булып,
Ил чикләрендә торган.
Мин үзем дә солдат
булам,
Үсим әле аз гына.
Калтак мәктәбендә
Туган халыкның гореф-гадәтләре – тәрбия бирүнең хәзинәсе. Укучыларның табигать белән бәйләнеше, аның матурлыгын күрү һәм аның көчен тою – Гайша памаш изге чишмәгә ясалган экскурсиянең төп максаты.
Чәчүдә эшләгәннәргә – сарык
1 июнь көнне районда иң беренчеләрдән булып Әтрәкле авылында Сабан туе булып узды.
Дилфас ГАЛИЕВ
Һәр елдагыча, иң башта кыр алдынгыларын, терлекчелектә һәм башка тармакларда зур уңышларга ирешкән эшчеләрне котладылар. “Заиковский” ҖЧҖ җитәкчесе Радик Фәттахов хуҗалыкта эшләгән 44 кешегә кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Шулай ук чәчүдә эшләгән өч агрегатны иярләгән өч тракторчының һәрберсе дә тәкә һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Бүләкләү өлеше тәмамланганнан соң кызыклы мавыктыргыч уеннар башланды. Уеннарда нәни балалар да, 70-80 яшьлек апалар, әбиләр дә бик теләп катнашты. Чүлмәк вату, озын колгага менү, капчык киеп йөгерү кебек уеннардан тыш төрле конкурслар булды.
Көрәш батыры булып Чаллыдан Рөстәм Бәдретдинов калды, ә ат чабышында Наратлы Кичүдән килгән “Томелло” кушаматлы ат белән Айзат Корбанов беренче килде. Икенчедә АТПдан килгән “Өмет” кушаматлы ат белән Расих Газизов, өченчедә Җәмәк авылыннан килгән “Тайфун” кушаматлы ат белән Искәндәр Гыйлаҗев килде. Бу авыл сабантуенда барлыгы 17 ат катнашты, аларның барысы да финишка килеп җиттеләр. Курыкмыйча әйтергә була, килгән халыкка яңа урындагы Сабантуй мәйданы ошады. Читтәге утыргычларны биегәйтеп куйсалар, һәркем мәйданда барган көч төрләре буенча көч алышуны манзара кыла алачак. “Заиковский” хуҗалыгында эшли белү белән беррәттән, бәйрәмнәрне дә зурлап үткәрә белүләрен күрсәттеләр.
Фәттаховларны зурлау
Узган җомгада Әтрәкле авылының ял паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан зур чара уздырылды.
Дилфас ГАЛИЕВ
Бу бәйрәм район күләмендә оештырылган иде. Әлеге чара Россиядә 2008 елдан бирле билгеләп үтелә. Бәйрәмне ачып җибәргәнче, Әтрәкле авылының гимнына әверелгән “Әтрәкле” җырын Рифат Хафизов башкарды, аннары “Мөшеге чишмәләре” фольклор ансамбле чыгыш ясады.
Бәйрәмгә җыелган халыкны Минзәлә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов, Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов, ”Заиковский“ хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фәтта- хов тәбрикләделәр. Алар үз чыгышларында гаиләләр ныклы булсын, сәламәт, бәхетле һәм матур тормышта яшәсен дип теләкләрен җиткерделәр. Ә Әтрәкле авыл җирлегендә андый гаиләләр шактый, уңган, булган, тырыш кешеләр бик күп, шуңа да район күләмендәге бәйрәм шушы җирлектә оештырылуына аптырыйсы түгел.
Биредә башта быел якты дөньяга аваз салган балаларның әти- әниләрен хөрмәтләделәр. Һәр әти-әнинең иң олы шатлыгы – көтеп алынган бала, ә алар бу җирлектә дүртәү иде. Аннары 25, 50 һәм 55 ел бергә гомер иткән, бәхетле юбиляр гаиләләрне тәбрикләделәр. Юбиляр гаиләләр бу җирлектә бихисап: Зөлфия һәм Факил Әбүбәкеровлар, Гөлсем һәм Илдус Миңнегуловлар, Гөлзифа һәм Шәрип Фәттаховлар һәм башкалар. Оешма җитәкчеләре юбилярларны котлап бүләкләр һәм грамоталар тапшырдылар. Нурһади Гыйльфанов һәм район ЗАГСы җитәкчесе Анна Куприянова Гөлзифа ханым белән Шәрип агага “Туг- рылык һәм мәхәббәт” медале тапшырдылар.
Әлеге бәйрәмдә иң күп китап укучы өч гаиләне һәм бөтен баласы да авылда төпләнеп калган Шигабиевлар гаиләсен тәбрикләделәр. Милләтләр һәм халык- лар арасындагы дуслык, бердәмлек белән сугарылган гаилә бәйрәме бик күп артистлар, үзешчән йолдызлар чыгышы белән дәвам итте. Бәйрәм зур фейрверк белән тәмамланды. Соңыннан яшьләр өчен дискотека булды. Район дәрәҗәсендә үткәрелгән бу бәйрәмдә өч меңнән артык кеше катнашты.