Авыл жирлеге турында

Контакт өчен мәгълүмат

Адрес:

ТР, Минзәлә районы, Иркәнәш авылы.

Телефон:

8(85555) 2-44-41.

E-mail:

Irk.Mnz@tatar.ru

 

 

Иркәнәш авыл җирлеге

Адрес: 423724, ТР, Минзәлә районы, Иске Иркәнәш авылы

Тел.: 8(85555) 2-44-41

E-mail: Irk.Mnz@tatar.ru

 

Географик урнашу урыны:

 

Табигате искитмәле матур, аңа карап сокланмый мөмкин түгел: ул уңдырышлы җирләргә, киң болыннарга, көтүлекләргә бай, анда урман, елгалар һәм күлләр, чишмәләр дә күп. Урманнары кыргый җәнлекләре белән бай булса, сулыклар - балыклары, су кошлары, болыннары җиләкләр, дару үләннәре белән җәлеп итә. Безнең якның табигать ресурслары гравий, ком, бут ташына да бай.

Иске Иркәнәш авылы Ык елгасы ярларында урнашкан. Авыл район үзәгеннән көнчыгышка таба 46 км ераклыкта урнашкан, Казан-Уфа автотрассасы 11 км ераклыкта уза. Авыл Мәскәүдән 1046 км, Уфадан 218, Казаннан 321 км, Круглое Поле тимер юл станциясеннән 104 км ераклыкта урнашкан.

Авыл җирлегенең территориясе: 4087,38 кв.км

 

Халык саны:

Авыл җирлегендә 605 кеше яши.

 

Халыкның милли составы:

-татарлар – 603кеше (99,67%);

 -руслар – 2 кеше (0,33%).

 

Кыскача тарихи белешмә

Авыл җирлегенә 5 авыл керә. Административ үзәк –  Иске Иркәнәш авылы.  Авыл район үзәгеннән көньяк-көнчыгышка таба  47 км ераклыкта урнашкан. Авыл 1795 елдан бирле мәгълүм. 20 нче гасыр башында колхозлар оешканчы, крестьяннар общиналары 2126 дисәтинә җирдән файдаланалар.Авылда башкортлар, дәүләт крестьяннары, типтәрләр яши. 20 нче гасыр башында авылда тимер алачыклары, су тегермәне, кибетләр эшли. Авылда икенче тапкыр  1931 елда “ДИЛ” колхозы оеша.1958 елдан башлап “Кызыл Байрак” колхозын берләштерү нәтиҗәсендә хуҗалык эреләнә һәм Тукай исемендәге колхоз дип үзгәртелә.

Тегермәнче авылы. Авылның Мөшеге елгасы авыл җирләре буенча аккан бу өлешендә өч тегермән була. Авылның исеме дә шуннан килеп чыккан. Авыл Мөшеге елгасының сул як ярында урнашкан, район үзәгеннән көнчыгышка таба 46 км ераклыкта. Авылга нигез 18 гасырда салына. 1930 елда колхоз төзелә. Аңа “Чишмәле тау” дигән исем кушалар. 1950 елда аны күршедәге “Кызыл Байрак” колхозы, 1958 елда Тукай исемендәге колхоз белән берләштерәләр.

Кызыл Төбәк авылы. Авыл Мөшеге елгасының сул як кушылдыгы -Чүплек елгасының уң һәм сул як ярларында, райүзәктән көнчыгышка таба 49 км ераклыкта урнашкан. Аңа 18 гасырда нигез салына. 1939 елга кадәр авыл Чүплек, 1939 елдан Кызыл Төбәк исемен йөртә. 1929 елда “Кызыл байрак” исемле колхоз төзелә, 1950 елда аны күршедәге “Чишмәле тау”, 1958 елда “ДИЛ” колхозлары белән берләштерәләр, аннары ул Тукай исемендәге колхоз составына кертелә.

Яту авылы. Авыл Мөшеге елгасының сул як ярында, райүзәктән көньяк-көнчыгышка таба 45 км ераклыкта урнашкан. Авыл 1713 елдан билгеле. 1929 елда авылда “Нептун”колхозы төзелә. 1950 елда аны Иске Иркәнәш авылы белән, аннары Имәнле һәм Яңа Иркәнәш авыллары белән берләштерәләр.

Яңа Иркәнәш бистәсе. Әлеге бистәне элек Крип, Отруб дип йөрткәннәр. Ул Ык елгасыннан 4 км, райүзәктән көньякка таба 51 км ераклыкта урнашкан. Истәлекләргә караганда, авылга нигезнең 1916 елда салынганлыгы мәгълүм. Колхоз төзелгәнгә кадәр крестьяннарның 135 дисәтинә җире, 1926 елда 268 дисәтинә җире була. 1930 елда “Кызыл юл” колхозы төзелә, 1934 елда аны “Кызыл яшьләр” белән, 1950 елда “ДИЛ” белән кушалар.

 

Төп социаль-икътисадый характеристика

Җирле бюджетның 2011 елгы кереме федераль, региональ һәм җирле салымнар хисабына формалашкан, шулай ук авыл җирлеге карары нигезендә физик затларның кеременә, җир салымнары буенча, физик затларның милекләренә салымнар буенча, бердәм авыл хуҗалыгы салымнары буенча, дәүләт милкендәге, муниципаль милек булып торган җирләрне торак төзелеше максатлары өчен сату яки арендага бирүдән алынган керемнәр буенча.

 

Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү

Торак белән тәэмин итү реестрына кертелгән ветераннар 13 кеше. Алар барысы да торак белән тәэмин ителде, шуларның тугызы икенчел торак базарында фатирлар сатып алды , дүртесенә яңа йорт салып бирелде.

 

Торак төзелеше

2011 елда авыл җирлеге территориясендә йортлар төзелмәде, 1 йорт төзелеп бетү алдында тора.

Капиталь ремонт

Кызыл Төбәк башлангыч мәктәбе өлешчә ремонт ясап төзекләндерелде. Иске Иркәнәш авылындагы “Ташлык” чишмәсе авыл халкының көче белән төзекләндерелде. Яту авыл зиратындагы каберлекләр төзекләндерелде.Иркәнәш  урта мәктәбенең коймасы яңартылды, буяп куелды.

Кредитлар

2012 елның 1 гыйнварыннан башлап 1 июленә кадәрге чорда шәхси ярдәмче хуҗалык өчен 1 млн 500 мең сумлык 6 кредит рәсмиләштерелде, тагын бер кеше 200 мең сумлык кредит алырга теләк белдерде.

Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү

Авыл җирлегендә барлыгы 9 күпбалалы гаилә бар, аларның дүртесе җир участогы алуга гариза бирде.

Агропромышленность комплексы.

2012 елның 1 июленә булган мәгълүматлар буенча, шәхси хуҗалыкларда 177 сыер исәпләнә. Шушы чорда 297 000 кг сөт җитештерелде, шуның130 мең килограммы дәүләткә сатылды.

 

Иске Иркәнәш авыл җирлегендәге предприятиеләр һәм учреждениеләр исемлеге

 

Иркәнәш төп гомуми белем бирү мәктәбе. Иске Иркәнәш авылы, Имәнле урамы,22.

Директоры – Кәбирова Ләйлә Рөстәм кызы.

 

Яту башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе. Яту авылы, Тукай урамы, 4. Укытучы-җитәкчесе- Хәсәнова Гөлүсә Сәхипгәрәй кызы.

 

Кызыл Төбәк башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе. Кызыл Төбәк авылы, Гагарин урамы, 11. Укытучы-җитәкчесе – Хәйдәрова Наилә Фоат кызы.

 

Тегермәнче башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе. Тегермәнче авылы, Речная урамы, 2. Укытучы-җитәкчесе- Хәертдинова Нәсилә Шакирҗан кызы.

 

Иркәнәш фельдшерлык-акушерлык пункты. Иске Иркәнәш авылы, Имәнле урамы, 20. Мөдире – Фәйдрова Энҗе Рәшит кызы.

 

Кызыл Төбәк фельдшерлык-акушерлык пункты. Кызыл Төбәк авылы, Гагарин урамы, 13. Мөдире – Камалова Гөлназ Мулланур кызы.

Иркәнәш почта бүлекчәсе. Иске Иркәнәш авылы, Имәнле урамы, 20. Почта начальнигы – Хәйдәрова Роза Фәиз кызы.

 Иркәнәш авыл китапханәсе. Иске Иркәнәш авылы, Имәнле урамы,22. Мөдире – Әхмәтҗанова Ләйсәния Мөхтәр кызы.

Яту авыл клубы. Яту авылы, Тукай урамы, 8. Мөдире - Камалова Илүзә Мозафар кызы.

Тегермәнче авыл клубы. Тегермәнче авылы, Речная урамы, 11. Мөдире – Әхмәтҗанова Рәмзия Фәиз кызы.

Кызыл Төбәк авыл клубы. Кызыл Төбәк авылы, Пионерская урамы, 6. Мөдире – Сәрвәров Илсур Марсель улы.

“Престиж”ҖЧҖ. Кызыл Төбәк авылы. Гагарин урамы, 12. Хәертдинова Роза Кыям кызы.

ШЭ Фазлиева. Иске Иркәнәш авылы, Тукай урамы,2. Фазлиева Фәйрүзә Фазлый кызы.

ШЭ Галиева, Яту авылы, тукай урамы,10. Низамова Әзһәрия тимерҗан кызы.

“Алсу” ҖЧҖ. Иске Иркәнәш авылы, Советская урамы,6.Мирзаянов Мирфаяз Миргаяз улы.

“Миләүшә” ҖЧҖ. Тегермәнче авылы, Речная урамы, 11. Зарипова Фидалия Мирзаһит кызы.

 

Истәлекле урыннар һәм данлыкны кешеләр

ЯРМИЕВ Фаметдин гайнелхәмәт улы, 3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән.

АКМАЛОВ Инсаф Акмал улы, Ленин ордены кавалеры, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ Фаил Әхмастин улы, 3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән.

СИТДЫЙКОВА Венера Кашбетдин кызы, 3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән.

Гозәеров Сәгыйдулла Насыйбулла улы, Почет билгесе ордены кавалеры.

ХӘЛИТОА Мөгамбәр Гатуп улы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

 

 

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 1 ноябре, 09:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International