Авыл жирлеге турында

Контакт өчен мәгълүмат

Адрес:

ТР, Минзәлә районы, Наратлы-Кичү авылы.

Телефон:

8(85555) 2-51-79.

E-mail:

NaratK.Mnz@tatar.ru

 

 

Наратлы Кичү авыл җирлеге

Адрес: 423714, ТР, Минзәлә районы, Наратлы Кичү авылы

Тел.: 8(85555) 3-51-79

E-mail: NaratK.Mnz@tatar.ru

 

Географик урнашу урыны:

 

Административ үзәк –  Наратлы Кичү авылы. Авыл җирлегенә Наратлы Кичү, Исәнгол, Шикәрле Каен авыллары керә.

Наратлы Кичү авыл җирлегенең мәйданы 5387 га тәшкил итә.

Наратлы Кичү авыл җирлеге Тукай, Сарман муниципаль районнары, Кадрәк, Коноваловка, Хуҗәмәт авыл җирлекләре белән чиктәш. Наратлы Кичү авыл җирлегенең чикләре Хуҗәмәт авыл җирлеге ызаннарына карата Коноваловка, Хуҗәмәт, Наратлы Кичү авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Исәнгол авылыннан төньяк-көнчыгышка таба 2,3 км да урнашкан 11 нче чат ноктасыннан уза, көньяк-көнбатышка таба Минзәлә елгасы буйлап 120 м, аннары авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 1,2 км, алга таба төньяк-көнбатышка таба авыл хуҗалыгы җирләре буенча 2,3 км барып, 10 нчы чат ноктасына кадәр (ул Хуҗәмәт, нартлы Кичү авыл җирлекләре һшм Тукай муниципаль районы чикләре тоташкан урында Исәнгол авылыннан төньяк-көнбатышка 2,2 км да урнашкан) дәвам итә.

Наратлы Кичү авыл җирлегенең чикләре Коноваловка авыл җирлеге ызаннарына карата Кадрәк, Коноваловка, Наратлы Кичү авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Исәнгол авылыннан көнчыгышка таба 2,8 км да урнашкан чат ноктасыннан 30 нчы км да уза, төньяк-көнбатышка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 200 м, төньяк-көнбатышка таба 350 м барып, төньяк-көнчыгышка таба юнәлештә 2,9 км барып 11 нче чат ноктасына кадәр дәвам итә.

Наратлы Кичү авыл җирлегенең чикләре Кадрәк авыл җирлеге ызаннарына карата Кадрәк, Наратлы Кичү авыл җирлекләре һәм Сарман муниципаль районы чикләре тоташкан урында Яңа Тәкермән авылыннан көньяк-көнбатышка таба 2,4 км да урнашкан 30 нчы чат ноктасыннан уза, төньяк-көнбатышка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 550м, төньяк-көнчыгышка таба 400 м барып, төньяк-көнбатышка таба юнәлештә 2,8 км барып, тигезле-тигезсез рәвештә, төнъяк-көнчыгыш юнәлештә авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 2,5 км Минзәлә елгасына кадәр бара, автоюлны кисеп үтә, аннары Минзәлә елгасы агымы буенча аска таба төшә, аннары инешләр аша, төньяк-көнчыгышка таба авыл хуҗалыгы җирләре буенча 1,4 км бара.  Аннары аныд чикләре төняк-көнбатышка таба борыла һәм авыл хуҗалыгы җирләре буенча 2,1 км бара, су корыган инешләр аша 30 нчы чат ноктасына кадәр дәвам итә.

Наратлы Кичү авыл җирлегенең чикләре Сарман муниципаль районы ызаннарына карата 32 нче чат ноктасыннан башлап Минзәлә муниципаль районы чикләре буенча 31 нче чат ноктасына кадәр уза (ул Наратлы Кичү авыл җирлеге, Сарман һәм Тукай муниципаль районнары чикләре тоташкан урында Шикәрле Каен авылыннан көнъяк-көнчыгышка таба 4,2 км да урнашкан).

Наратлы Кичү авыл җирлегенеә чикләре Тукай муниципаль районы ызанына карата 31 нче чат ноктасыннан башлап Минзәлә муниципаль районы чикләре буенча 10 нчы чат ноктасына кадәр уза.

 

Кыскача тарихи белешмә

 

“Татарстан Республикасы авыллары” хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, Наратлы Кичү авылы (Сосновый брод) 1764 елдан ук мәгълүм. Авылның нигезе салынуга кагылышлы беренче тарихи документ 1748 елга карый.

Авылга нигез салучылар ясак түләүче татарлар була. 19 гасырның икенче яртысында алар карамагындагы җирләр 1537, 20 нче гасыр башына 1611 дисәтинәгә җитә. Авыл халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, кайбер крестьяннар таш чыгару, йортлар, каралты-кура төзү белән мәшгуль була.

1870 елда авылда су тегермәне эшли,көнкүреш кирәк-яраклары сатылучы өч, ашлык запаслары саклаучы бер кибет була.

1902 елга  кадәр авыл Уфа губернасыныңы Минзәлә өязе Балтай волостена керә., 1902-1920 елларда – Бишинде-Останковка волостена, 1920-1930 елларда –Минзәлә кантонына, 1931-1935елларда Минзәлә районы составына, 1935 елдан 1957 елга кадәр –Ворошилов, 1957 елдан 1959 елга кадәр Янаюл, 1959 елның 12 октяреннан Минзәлә районы составына керә.

Шикәрле Каен авылы 1748 елгы, Исәнгол авылы 1714 елгы тарихи документларда телгә алына.

 

Наратлы Кичү авыл җирлегендәге предприятиеләр һәм учреждениеләр исемлеге

 

Наратлы Кичү авыл җирлеге Советы, башкарма комитеты. Наратлы Кичү авылы, Центральная урамы, 2.

Авыл җирлеге башлыгы – Мингазов Фәрәхетдин Хәмәтдин улы. Тел.: 2-31-31.

 

Наратлы Кичү башлангыч мәктәбе, Наратлы Кичү авылы, К.Маркс урамы, 2.

Укытучы-җитәкчесе – Корбанова Айгөл Рөстәм кызы.

 

Наратлы Кичү балалар бакчасы. Наратлы Кичү авылы, К.Маркс урамы, 2 (мәктәп бинасында). Мөдире – Шакирова Назыйма Әгъзәм кызы. Тел.:2-31-57.

 

Наратлы Кичү фельдшерлык-акушерлык пункты. Наратлы Кичү авылы, К.Маркс урамы, 2 (мәктәп бинасында). Мөдире – Латыйпова Гөлсинә Илгиз кызы. Тел.: 2-31-23.

 

Наратлы Кичү авыл китапханәсе. Наратлы Кичү авылы, К.Маркс урамы, 6 (мәктәп бинасында). Мөдире – Латыйпова Гөлсем Шәйхеләгъзәм кызы.

 

Исәнгол башлангыч мәктәбе, Исәнгол авылы, Батыршин урамы,6(авыл клубы бинасында).Укытучы-җитәкчесе- Идиятуллина Зөлфия Өлфәт кызы.

Почта бүлекчәсе. Наратлы Кичү авылы, Центральная урамы,5. Почта начальнигы – Сафиуллина Диләрә Хатыйп кызы. Тел.: 2-31-22.

Сбербанк филиалы. Наратлы Кичү авылы, Центральная урамы,2, кассир-контролер – Нәбиуллина Зөлфирә Мосавир кызы. Тел.: 2-31-18.

Авыл мәдәният йорты. Наратлы Кичү авылы, Маркс урамы, 6. Директор – Шәйхлисламова Әлфия Зөфәр кызы.

 

Төп социаль-икътисадый характеристика

Аргпромышленность комплексы

2012 елның 1 июненә булган мәгълүматлар буенча шәхси хуҗалыкларда 219 баш сыер исәпләнә, барлыгы 297 мең кг сөт җитештерелгән, шуның 150 мең килосы дәүләткә сатылган. Бер гаилә фермасы бар.

 

Җирле бюджетның 2011 елгы кереме федераль, региональ һәм җирле салымнар хисабына формалашкан, шулай ук авыл җирлеге карары нигезендә физик затларның кеременә, җир салымнары буенча, физик затларның милекләренә салымнар буенча, бердәм авыл хуҗалыгы салымнары буенча, дәүләт милкендәге, муниципаль милек булып торган җирләрне торак төзелеше максатлары өчен сату яки арендага бирүдән алынган керемнәр буенча.

 

Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү

 

 

Торак белән тәэмин итү реестрына кертелгән ветераннар 10 кеше. Алар барысы да торак белән тәэмин ителде, шуларның сигезе икенчел торак базарында фатирлар сатып алды , икесенә яңа йорт салып бирелде.

 

Торак төзелеше

2011 елда авыл җирлеге территориясендә ике йорт төзелде, шуларның берсе – “Яшь гаиләләргә торак” программасы буенча.

Капиталь ремонт

2011 елда Наратлы Кичү балалар бакчасына капиталь ремонт төгәлләнде. Балалар бакчасы өчен скважина борауланды, канализация үткәрелде. Наратлы Кичү башлангыч мәктәбенә агымдагы ремонт ясалды.

Кредитлар

2012 елның 1 гыйнварыннан башлап 1 июленә кадәрге чорда шәхси ярдәмче хуҗалык өчен 2 млн 510 мең сумлык 11 кредит рәсмиләштерелде, тагын ике кеше 450 мең сумлык кредит алырга теләк белдерде.

Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү

Авыл җирлегендә барлыгы 4 күпбалалы гаилә бар, аларның барысы да җир участогы алуга гариза бирде.

 

Истәлекле урыннар һәм данлыкны кешеләр

ГАЛЛӘМОВ Ринат Кирам улы, югары квалификацияле хирург-травматолог. Яр Чаллы БСМПсында эшли

ШӘРӘФИЕВА Резидә Дамир кызы, 1966 елның 10 гыйнваренда Наратлы Кичү авылында туган, ТРның атказанган артисткасы, эстрада җырчысы, күп тапкырлар “Татар җыры” конкурсында “Ак барс” статуэткасына ия булды. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яши һәм эшли.

ВАГЫЙЗОВ Рәис Шәйхнур улы, 1942 елның 14 гыйнваренда Исәнгол авылында туган. Башкортстанның атказанган артисты, җырчы. Олы яшьтә булуына карамастан Татарстан, Башкортстан республикалары районнарында концертлар белән чыгыш ясый.

САБИРОВ Равил Рәсим улы, 1974 елның 27 гыйнваренда Наратлы Кичү авылында туган. Журналист,  танылган драматург, “Яңа татарча пьеса” конкурсында җиңүче, Яр Чаллы шәһәрендә яши һәм эшли.

Соңгы яңарту: 2020 елның 8 октябре, 08:34

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International