Авыл жирлеге турында

Контакт өчен мәгълүмат

Адрес:

423719, ТР, Минзәлә районы, Коноваловка авылы. 

Телефон:

8(85555) 2-34-47.

E-mail:

kval.mnz@tatar.ru

 

 

Коноваловка авыл җирлеге

Адрес: 423719, ТР, Минзәлә районы, Коноваловка авылы.

Телефон: 8(85555) 2-34-47.

E-mail: kval.mnz@tatar.ru

 

Географик урнашу урыны

Коноваловка авыл җирлеге муниципаль берәмлек, Коноваловка авылы, Минзәлә муниципаль районы составында.

Коноваловка авылы төньякка таба җиңелчә сөзәклек буенча урнашкан, елга юллары: Ашпалка – тегермәннәр урнаштыру өчен уңайлы; Ургыды, Минзәлә, Зазоров Ключ. Имана җирләре 328 ревизия дугасында алынган, барысы да бер урында урнашкан. Имана җирләрен идарә итү формасы общиналы, болыннар көнчыгышка таба сөзәклек буенча урнашкан, авылдан 17 чакрымга кадәр. Җирләре балчыксыл кара туфраклы һәм балчыклы. Коноваловка авылы Минзәлә район үзәгеннән көньяк-көнбатышка таба 11 км ераклыкта урнашкан; Круглое Поле тимер юл станциясенә кадәр 55 км, авылдан 0,5 км ераклыкта Казан-Уфа автотрассасы уза. Җирлектә климат: кышын – кинәт суыклар була, минус 20, хәтта 42 градуска җитә; җәй кыска, 3 ай була, температура плюс 10-30 градус, җәен һәм көзен дәвамлы яңгырлар күзәтелә. Җил төрле юнәлештән исә, еш кына иртә һәм бик соң гына кыраулар була, аннан соң коры һәм җылы һава торышы саклана.

 

Мәйданы, халык саны, халыкның милли составы

Коноваловка авыл җирлегенең территориясе 8324,63 га тәшкил итә,  биредә 1113 кеше яши, халыкның составы: руслар  -520, татарлар – 485, чувашлар – 15, керәшеннәр - 93.

 

Кыскача тарихи белешмә

Элеккеге Уфа губернасына кергән Минзәлә өязе китабында шундый мәгълүматлар яхылган: “ 1836 елның 9 гыйварында солдат малае Петр Иванович Коновалов Минзәлә шәһәрендә 50 сумга  амбары белән йорт сатып алды”. Петр Ивановичның абыйлары да була, алар Минзәләдән 10 км ераклыкка күченеп Коноваловка дигән авыл төзиләр.

Коноваловларның шәхси архивыннан. Революциягә кадәр Коноваловка авылы Минзәлә өязенең елга буенда урнашкан башка кечкенә авылларыннан берни белән дә аерылып тормый. Җир һәм урманнарының зур мәйданнары сәүдәгәр Стахеев һәм Репиннар, Березиннар, Рубцовлар кебек кулаклар карамагында була.  Биредә кулак Галиевның да Стахеевтан сатып алган җире шактый гына мәйдан били, аның йорт-куралары Галиев урманында урнашкан була. Крестьяннарның бер җанга исәпләгәндә 0,47 га җирләре була, хатын-кызларга җир бүлеп бирелми. Җир 20 елга бер мәртәбә бүленә торган була. Авыл белән идарә итү өченөл еллык срок белән староста һәм писарь сайлап куела. Крестьяннардан көзен шулар катнашында салым җыялар. Халык укый-яза белми, документларга имза урынына төрле тамгалар куялар. Киемнәре сугылган тукымадан була, чабата кияләр. Коноваловкада чиркәү булмый. Табиб һәм медхезмәткәр дә булмый. Шуңа күрә авыл халкы оспа, холера, скарлатин, дифтерия кебек йогышлы авырулардан үлә.

1917 елның 25 октябрендә иртә белән Петрогорад хәрби-революция комитеты властьның эшчеләр һәм солдат депутатлар кулына күчүе турында игълан итә. Минзәлә өязендә, аеруча Коноваловка авылында, Совет власте урнашу авыр шартларда бара.

1930 елда “Буденовец” колхозы оеша һәм Коновлаовка авыл Советына шефлык итүне иптәш Шибаков белән Жуков үз өсләренә алалар.

1931 елны көзгә таба колхоз аякка баса башлый, маллар, дуңгыз абзары төзелә

1956 елдан 1962 елга кадәр колхоз “40 лет Октября”, аннары Киров исемендәге, 1970 елдан башлап “50 лет Татарии” совхозы дип йөртелә.

Коноваловка авыл Советының беренче рәисе итеп шушы авыл кешесе Сумзин Василий Александрович сайлана, аннары аны Секунов А.Г. алыштыра. Коноваловка авыл Советы рәисе урынында чакта Соловьев Илья Васильевич җитди эш башкара, авылны яңарту һәм төзекләндерү, халыкның тормыш шартларын яхшырту буенча күп эшләр эшли, шушы эшкә 10 елын багышлый.

Төп социаль-икътисадый характеристика

Коноваловка авыл халкының төп тармагы игенчелек һәм терлекчелек була.

 

Предприятие һәм учреждениеләр исемлеге

Коноваловка авыл җирлеге территориясендә Коноваловка фельдшер-акушерлык пункты бар.

423719 ТР Минзәлә муниципаль районы, Коноваловка авылы, Степная урамы,17. Җитәкчесе Пучкова Валентина Дмитриевна.

 

Коноваловка урта мәктәбе

423719 Тр Минзәлә муниципаль районы, Коноваловка авылы, Центральная урамы, 6. Тел.: 2-34-93. Җитәкчесе – Гараев Азат Хамза улы.

 

Коноваловка “Солнышко” балалар бакчасы

423719 ТР Минзәлә муниципаль районы, Коноваловка авылы, Центральная урамы, 5. Тел.: 2-34-47. Җитәкчесе – Шалтина Елена Виктор кызы.

 

Коноваловка авыл мәдәният сарае

423719 ТР Минзәлә муниципаль районы, Коноваловка авылы, Мирная урамы, 83. Җитәкчесе – Арзамасова Фәридә Габдеразак кызы.

 

Коноваловка элемтә бүлеге (филиалы)

423719 ТР Минзәлә муниципаль районы, Коноваловка авылы, Мирная урамы, 77 Тел.: 2-34-87. Җитәкчесе – Гимазова Эльмира Мирсаяф кызы.

 

Коноваловка саклык кассасы (Минзәлә Саклык банкы филиалы)

423719 ТР Минзәлә муниципаль районы, Коноваловка авылы, Мирная урамы, 77. Тел.: 2-34-91. Җитәкчесе – Сафина Зөлфия Тимергали кызы.

 

Коноваловка авыл китапханәсе

423719 ТР Минзәлә муниципаль районы, Коноваловка авылы, Центральная урамы, 5. Җитәкчесе – Муртазина Айгуль Илдар кызы.

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 1 июне, 10:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International