Авыл жирлеге турында

Контакт өчен мәгълүмат

Адрес:

ТР, Минзәлә районы, Тауасты Байлар авылы.

Телефон:

8(85555) 2-74-48.

 

Адрес: 423711, ТР, Минзәлә районы, Тауасты Байлар авылы

Тел.: 8(85555) 2-74-48,

E-mail:Pbay.Mnz@tatar.ru

Географик урнашу урыны

Тауасты Байлар авылы шушы авыл җирлеге үзәге булып санала.

Авыл район үзәгеннән 8 чакрым ераклыкта, төньяк-көнбатыштарак урнашкан, Круглое Поле тимер юл станциясеннән 78 чакрым ераклыкта, Казан-Уфа автотрассасы торак пункттан 7 чакрым ераклыкта уза. Дәвек авылы Тиргәвеш елгасының беренче кушылдыгы булган Әверлән елгасының уң һәм сул як ярлары буена урнашкан, Түбән Кама сусаклагычыннан өч чакрым ераклыкта, район үзәгеннән 14 чакрым ераклыкта, Круглое Поле тимер юл станциясеннән 72 чакрым ераклыкта, Казан-Уфа автотрассасына 12 чакрым ераклыкта.

Мияш авылы үз суларын Ык елгасына илтүче Мияш елгасы буена урнашкан, район үзәгенә 9 чакрым ераклыкта, Круглое Поле тимер юл станциясеннән 80 чакрым ераклыкта. Казан-Уфа автотрассасына 9,5 чакрым ераклыкта.

Кыскача тарихи белешмә

Минзәлә районының Тауасты Байлар авыл җирлеге 2006 нчы елның 26 октябрендә теркәлгән Устав нигезендә гамәлдә. Җирлек чикләре ТРның 2005 елның 31 гыйнварында кабул ителгән “Минзәлә муниципаль районы һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләр”нең территория чикләрен һәм муниципаль берәмлек статусын билгеләү турында”гы Законы нигенедә билгеләнгән.

Тауасты Байлар авыл җирлеге территориясенә Тауасты Байлар, Дәвек, Мияш авыллары керә.

Тауасты Байлар авылы – хәзерге Тукай районының Иске Байлар авылыннан күченеп килүчеләр нигез салган. Элек Тауасты Байлра авылы Ык елгасының сулъяк ярына урнашкан, Түбән Кама сусаклагычы төзелү сәбәпле, ул 1,5 чакрымга өскәрәк күчерелә. Шуның өчен дә моңа кадәр урнашкан өлешен Иске авыл, Түбән авыл дип, ә хәзергесен Яңа авыл дип йөртәләр.

Авыл халкын башкортлар дип атап йөрткәннәр. 19 нчы гасырның икенче яртысында алар 1229 дисәтинә җирдән файдаланганнар. Авыл халкы иген иккән, терлек асраган, умартачылык белән шөгыльләнгән. 1929 нчы елда “Яңа юл” колхозы оешкан. 1950 нче елда ул Мияштәге “Большевик” сельхозартеле белән берләштерелгән. 1959 елда хуҗалыкка Дәвекнең “Алга” колхозын да кушалар. 1991 нче елда Дәвек хуҗалыктан аерылып, мөстәкыйль колхоз булып яши башлый.

Дәвек авылы

Авыл исеме кеше исеменә бәйле. Дәвеклеләр үзләре бабай исемен Дәвеш дип атыйлар. Риваятьләрдән күренгәнчә, Дәвеш авылга 1675 елда нигез салган. Россиянең борынгы актлар дәүләт архивында сакланган чыганак торак пунктның 1717 нче елда телгә алынуын хәбәр итә. Авыл 1718 һәм 1740 елларда воевода канцеляриясе әзерләгән рәсми документларда билгеләнгән. 18-19 гасырларда авыл җирлеге вочина башкортлары һәм алар белән яшәүче типтәрләр разрядына кертелгән. Типтәрләргә 944 дисәтинә җир беркетелгән (568 дисәтинәсе – авыл янәшәсендә, 376 сы – болынлыклар һәм печәнлекләр), башкортларга – 2125 дисәтинә җир беркетелә.

Дәвеклеләр җир эшкәртә, иген игә, терлекчелек, умартачылык, кошчылык белән шөгыльләнә, сату өчен чабата үрә, Кама пристаньнарында, Стахеев урманнарында эшли.

1920 нче ела кадәр авыл Уфа губерниясе Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә, 1920-1930 нчы елларда – Татарстан АССРның Минзәлә кантонына, 1930 нчы елның 10 августыннан – Минзәлә районы составында.

Мияш авылы

Авылга 199 нчы елда нигез салынган. Бу турыда Татар энциклопедиясе институты хәбәр итә. авыла колхоз шушы елны ук оеша, аңа 1931 нче елда төзергә уйлаган МТСлар саны буенча “1040” исеме бирелә. 1930 нчы елга кадәр авыл ТАССРның Минзәлә кантоны Күзкәй волостена керә. 1930 нчы елның 10 августыннан – Минзәлә районы составында.

Район территориясе – 476 га.

Җирлектәге халык саны – 810 га.

Җирлек халкының милли составы:

-татарлар – 788 кеше (99%)

-руслар – 18 кеше (0,01%)

чуашлар – 1 кеше (,01%)

мари – 1 кеше (0,01%)

украин – 1 кеше (0,01%)

башкорт – 1 кеше (0,01%).

Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү

Тоак белән тәэмин итү реестрыа кертелгн ветераннар саны – 19 кеше. Барысы да тораклы булды. Шуларның 15 е – икенчел торак базарыннан фатир алды, дүрт ветеранга яңа йорт төзелде.

Торак төзү

2011 нче елда Тауасты Байлар авыл җирлегендә 3 йорт төзелде. Тагын бер йорт төзелеп бетү стадиясендә.

Капиталь ремонт

2011 нче елда Дәвек фельдшер-акушерлык пунктына ремонт ясалды. Дәвек авыл халкы өчен яңа скважина борауланды.

Кредитлар

2012 нче елның 1 гыйнварыннан 1 июленә кадәр 2 100 000 сумлык шәхси ярдәмче хуҗалык үсеше өчен 4 кредит алында. Эш башлаучы фермер өчен “Лизинг-грант” конкурсына ике заявка бирелде.

Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү

Тауасты Байлар авыл җирлегендә барлыгы 7 күпбалалы гаилә бар. Өч гаилә җир участоклары белән тәэмин итүне сорап гариза язды.

Агросәнәгать комплексы

2012 нче елның 1 июненә шәхси ярдмче хуҗалыкларда 242 баш сыер исәпләнә.

Барлыгы 253239 кг сөт җитештерелгән. Июль ае өчен акча түләнгән.

Җирлектә мөгезле эре терлек үрчетү буенча ике гаилә фермасы эшлп килә.

Предприятие һәм учреждениеләр исемлеге

Тауасты Байлар гомумбелем бирү мәктәбе, директоры – Хәмидуллин Марс Рафаэль улы. Телефон: 2-74-38.

Дәвек башлангыч мәктәбе, җитәкчесе – Сабирҗанова Гөлнур Хаккый кызы, телефон: 2-82-24.

Тауасты Байлар балалар бакчасы, мөдире – Билалова Әлфинә Габделбаян кызы.

Тауасты Байлар авыл мәдәният йорты, директоры – Бадикова Розалия Вагыйз кызы.

Дәвек авыл клубы, мөдире – Гарипов Хәлил Әхәт улы.

Мияш авыл клубы. мөдире – Кәримова Илсөяр Габдефаяз кызы.

Тауасты Байлар авыл китапханәсе. Китапханәче – Гәрәева Маргарита Миңнегөл кызы.

Дәвек авыл китапханәсе. Китапханәче -  Нәсмиева Тәнзилә Гариф кызы.

Тауасты Байлар почта бүлекчәсе, начальнигы – Минаева Тәнзилә Габит кызы.

Телефон: 2-74-44.

Дәвек почта бүлекчәсе, начальнигы – Корбангалина Гөлгенә Рәшит кызы. Телефон: 2-82-30.

Минзәлә саклык банкы филиалы, кассир – Шәйхетдинова Гөлназ Хәмзә кызы.

Дәвек авылы кибете, сатучы – Галимова Илсөя Шәйхенур кызы.

Тауасты Байлар авылында шәхси кибет, хуҗасы – Җамалиев Шәфыйк Шакир улы. Телефон: 2-74-73.

Дәвек авылында шәхси кибет, хуҗасы – Мөхәммәтҗанова Гүзәлия Ясәви кызы. Телефон: 2-82-40.

Муниципаль җирлек башлыгы – Мәүҗиев Илшат Рафаэль улы.

Адрес: ТР, Минзәлә районы, Тауасты Байлар авылы, Үзәк ур., 19 нчы йорт, 3 нче фатир.

Тауасты Байлар авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе – Гарипова Резидә Миңнәхмәт кызы, телефон: 2-74-48.

Тауасты Байлар авыл җирлеге башкарма комитеты белгече – Михаҗиева гөлшат Ринас кызы, телефон: 2-74-48.

 

Истәлекле урыннары, күренекле кешеләре

Дәвек археология комплексы. Аңа уннан артык һәйкәл, шул исәптән, таш һәм бронза дәверендә ге кешеләр торган урыннар, Пьяный Бор борыны каберлеге, Кама һәм башка археологик культура урыннары. Казу эшләре барышында кремний кораллар, керамика фрагментлары, бронзадан эшләнгән бизәнү әйберләре һәм башка әйберләр табыган.

Дәвектә туып, танылу алган шәхесләр:

Махиянов Мәгъсүмҗан. Аның уллары Хамис һәм Хәниф.

Биҗанов Язкәр Миңнулла улы, эшмәкәр, фермер, депутат.

Тауасты Байлар авылында туып-үскән, хөрмәткә лаеклы шәхесләр

Әзһәр Хәниф улы Абдуллин – музыкант, Казан дәүләт консерваториясе профессоры.

Галимҗан Сәгыйдуллин – драматург (1921-1973).

Рәкыйп Кирам улы Шәйхетдинов, танылган язучы, журналист, “Гүзәл Ык буйлары” повесте авторы.

Шәйхелислам ага Исламов үз акчасына авылда мәктәп төзетте.

Авыл старостасы Гатаулла Зиннәтуллин мәктәп ачыт һәм балаларны укыту өчен барлык чыгымнарны үз өстенә алды.

Полковник Таһир Әгълиулла улы Гатаулллин (1927) дәүләт иминлеге органнарында хезмәт иткән, хәзер лаеклы ялда, Мәскәүдә яши.

“Камадан Эльбага кадәр” китабы авторы М.Н.Нуруллин (Томск, 2004 ел). Аның истәлекләреннән өзекләр “Бөек Ватан сугышы” бүлегендә публикацияләнгән.

Гайфуллин Мисхәт Гата улы шулай ук хезмәте белән мактауга лаек – 21 ел буе колхоз белән идарә иткән. Бөтен тормышын колхозга, авылга багышлаган.

Миргалимов Фәрит Миргалим улы – күп шигырьләр авторы, дүрт җыентыгы нәшер ителгән.

Соңгы яңарту: 2017 елның 30 октябре, 10:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International