Район турында

Район үзәге: Минзәлә
Территориясе: 1919,7 кв.км.
Халык саны: 26 962 кеше
Муниципаль район башлыгы: Салахов Айдар Фәслах Улы
Адрес: 423700 Татарстан Республикасы, Минзәлә шәһәре, Ленин урамы, 80
Телефон: (85555) 2-66-00
E-mail: menzalia@tatar.ru
www-адрес: http://www.menzelinsk.ru

Районны тасфирлау

Минзәлә –иң борынгы шәһәрләрнең берсе, ул дүрт елга – Чулман, Агыйдел, Ык, Минзәлә үзәнендә урнашкан. 1930 елның 10 августыннан район административ үзәге булып тора. Шәһәр Башкортстан һәм Удмуртия чикләреннән ерак түгел, Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә, Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәреннән 290 км., көнбатышка таба автогигант Яр Чаллы шәһәреннән 57 км.ераклыкта урнашкан.
Минзәлә районы 1923,5 кв.км -җир били, бу Татарстан Республикасының 2,8% өлешен тәшкил итә. Болардан – 45% сөрү җирләре, 12% урманнар, 8% көтүлекләр, 24% - болыннар. Район Актаныш, Мөслим, Тукай, Сарман, Әгерҗе районнары белән чиктәш.

Район халкы һәм аның структурасы

Райондагы 19 авыл җирлеге 69 авылны берләштерә. Минзәлә районында 26 962 мең кеше яши, шуларның 16,713 меңе шәһәрдә, 10 249 меңе авылда яши. Милли составы буенча район халкы күп милләтле: 62,1 % - татарлар, 33,6% - руслар, 2,7% - марийлар, 0,5% - чувашлар һәм 1,1% - башка милләт кешеләре.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International