БВС катнашкан Зинаида Гурьевна Тарасованы туган көне белән котладылар

2020 елның 29 мае, җомга

Бүген Минзәләдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зинаида Гурьевна Тарасова туган көнен билгеләп үтә.

Зинаида Гурьевна 1923 елда Минзәлә районы Дружба авылында туа. 13 яшеннән колхоз басуында эшли башлый. 1942 елда аны совет гаскәрләре сафларына алалар. Загорск шәһәрендә бер ай укыганнан соң ВНОС гаскәрләренә - Владимир ротасының 12 полкына эләгә. 1945 елның июлендә демобилизацияләнә һәм туган якларына кайта. Дружба башлангыч мәктәбе мөдире һәм укытучы  булып эшли башлый. 1949 елда Минзәләгә күченеп киләләр. Зинаида Гурьевна балалар йортында тәрбияче, "Кызыл металлист" оешмасында счетовод, КБОда плановик, аннары СМУда 15 ел бухгалтер була. Тормыш иптәше белән 43 ел яшиләр, 4 бала тәрбияләп үстерәләр.

Хөрмәтле Зинаида Гурьевна!

Туган көнегез белән котлауларны кабул итеп алыгыз!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International