"Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2020 елның 7 августы, җомга

5 август, Халыкара светофорлар көнендә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә педагоглар "Светофория иленә сәяхәт" исемле квест-уен оештырдылар. Программада җитезлеккә, өлгерлеккә, зирәклеккә һәм игътибарлылыкка төрле биремнәр бар иде.

Балалар, маршрут битләре алып,  "Юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр" станцияләре буйлап хәрәкәт иттеләр, биредә яшерелгән юл йөрү кагыйдәләрен белергә, "Юл математикасы" - зирәклеккә мәсьәләләр чишәргә һәм дөрес җавап бирергә тәкъдим ителде, "Хәрәкәт оештыручы" - биредә үзеңне чын мәгънәсендә юл хәрәкәтендә катнашучы итеп тоярга - кулдагы "руль" белән машина йөртүче һәм җәяүле булырга мөмкин.

Чара ахырында һәркемгә Минзәлә районында "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ профилактика бүлекчәсе биргән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International