Өлкән яшьтәге гражданнар өчен РПФ линиясе буенча пенсияләр һәм башка социаль түләүләргә кагылышлы сорауларга җаваплар

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе җавап биргән киң таралган сорауларның берничәсен тәкъдим итәбез.

- Әйтегез әле, киләсе елда пенсияләр ничек артачак?

2021 елның гыйнварыннан иминият пенсиясен һәм аңа билгеләнгән түләүне индексацияләү каралган. Иминият пенисяләре 6,3%ка индексацияләнәчәк, ә гомуми нигездә картлык буенча пенсиягә гомуми билгеләнгән түләү айга 6 044 сум 48 тиен тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта пенсиягә өстәмә һәр пенсионер өчен индивидуаль һәм ала торган пенсия күләменә бәйле. Өстәмәнең уртача күләме 1 мең сум тирәсе.

- Киләсе айда миңа 80 яшь тула, миңа пенсия фондына яшь өчен пенсияне арттыру турында гариза язарга кирәкме?

Пенсия законнары нигезендә картлык буенча иминият пенсиясе алучы ларга 80 яшь тулгач, пенсиягә югары түләү билгеләнә. Бүгенге көнгә картлык буенча иминиятләнгән пенсиягә гомуми билгеләнгән түләү  5 686 сум 25 тиен тәшкил итә. Гражданинга 80 яшь тулгач ул 11 372 сум 50 тиен була.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International