«18 яшьтән өлкәнрәк инвалид балаларның һәм инвалидларның ата-аналары Бөтенроссия оешмасы»ҖЧҖ ТР РО булышлыгы белән инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе.

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

2020 елдан вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.

2021 елның 6 августында 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында ШПЗ дәресе узачак.

Дәресне Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге вәкиле үткәрә/

Катнашу өчен, WhatsApp мессенджерындагы төркемдәге сылтама буенча дәрескә кушылырга кирәк.

Чакыру өчен төркемгә керү WhatsApp: https://chat.whatsapp.com/HkUcMjVrSIT4yGeVQqxeU

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International