Авыл жирлеге турында

Контакт өчен мәгълүмат

Адрес:

ТР, Минзәлә районы, Кадрәк авылы, Киров урамы, 28А.

Телефон:

8(85555) 3-50-74.

E-mail:

Kadr.Mnz@tatar.ru

 

 

Кадрәк авыл җирлеге

Адрес: 423715, ТР, Минзәлә районы, Кадрәк авылы

Тел.: 8(85555) 3-50-74

E-mail: Kadr.Mnz@tatar.ru

Административ үзәге – Кадрәк авылы. Авыл җирлегенә Кадрәк, Җәмәк, Яңа Тәкермән, Иске Мунча, Мортыш Тамак бистәсе керә.

 

Географик урнашу урыны:

Кадрәк авылы Ык елгасы кушылдыгында, Минзәлә елгасының сул як ярында, район үзәгеннән көнчыгышка таба 26 км ераклыкта урнашкан. Круглое Поле тимер юл станциясеннән 64 км, Казан-Уфа автотрассасыннан 19 км, Мөслим трактыннан 6 км ераклыкта урнашкан.

Кадрәк авыл җирлеге Сарман муниципаль районы һәм Яңа Маҗын, Юшады, Коноваловка, Наратлы Кичү авыл җирлекләре белән чиктәш. Аның чикләре Сарман, Мөслим  муниципаль районнары һәм Кадрәк авыл җирлеге чикләре тоташкан урында, Иске Мунча авылыннан 3,3 км көньяккарак урнашкан 69 нчы чат ноктасыннан уза.

 

Авыл җирлегенең территориясе: 6406 га, шуның 5205 гектары авыл хуҗалыгы җирләре.

 

Халык саны:

Авыл җирлегендә 514 кеше яши, милләте буенча – татарлар, шуларның 178 е пенсионер, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр -88, бюджет өлкәсендәгеләр – 34, укучылар -43, мәктәпкәчә яшьтәге балалар 23 кеше.

 

Кыскача тарихи белешмә

Кадрәк авыл Советы 1919 елда оешкан. 1920 елга кадәр авыл Советы Уфа губернасы Минзәлә өязе Иске Маҗын волосте составына керә, 1920 елдан башлап ТАССРның Минзәлә кантонына, 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районына, 1935 елның 10 февраленнән - Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннан - Яна юл, 1959 елның 12 октябреннан Минзәлә районына керә.

 

Төп социаль-икътисадый характеристика

Җирле бюджетның 2011 елгы кереме федераль, региональ һәм җирле салымнар хисабына формалашкан, шулай ук авыл җирлеге карары нигезендә физик затларның кеременә, җир салымнары буенча, физик затларның милекләренә салымнар буенча, бердәм авыл хуҗалыгы салымнары буенча, дәүләт милкендәге, муниципаль милек булып торган җирләрне торак төзелеше максатлары өчен сату яки арендага бирүдән алынган керемнәр буенча.

Авыл җирлегендә  242 йорт исәпләнә. Барлык йортларга да газ кергән, Кадрәк, Яңа Тәкермән авылларында суүткәргеч сузылган, барлык авылларга да телефон кертелгән. Кадрәк авылыннан Минзәлә шәһәренә һәм Сарманга асфальт юл бара. 108 шәхси җиңел автомобиль, 10 йөк автомобиле, 9 трактор бар.

 

Кадрәк авыл җирлегендәге предприятиеләр һәм учреждениеләр исемлеге

 

Кадрәк төп гомуми белем бирү мәктәбе: 423715, ТР, Минзәлә районы, Кадрәк авылы, Новая урамы,16. Тел.: 2-61-18. Директор – Набиуллина Энзе Ханифовна.

 

Кадрәк мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе. Кадрәк авылы, Новая урамы, 16. Мөдире – Гыйлаҗева Ландыш Алексеевна.

 

Җәмәк мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе. Җәмәк авылы, Галиев урамы, 14А.тел.:2-60-14.Мөдире – Хәсәншина Нурия Гыйлембаян кызы.

Кадрәк фельдшерлык-акушерлык пункты. Кадрәк авылы, Киров урамы, 32В.  Мөдире - Фәттахова Илсөяр Дамир кызы.

 

Җәмәк фельдшерлык-акушерлык пункты. Җәмәк авылы, Галиев урамы,14А. Мөдире – Хәбибуллина Резеда Фаил кызы.

 

Кадрәк авыл мәдәният йорты. Кадрәк авылы,Киров урамы, 29. Директор – Сафиуллина Фирдания Рәшит кызы.

 

Җәмәк авыл клубы. Җәмәк авылы, галиев урамы, 16А. Мөдире – Хуҗина Гөлназ Сәһипҗановна.

 

А/Ф "Мензелинские Зори". Кадрәк авылы, Киров урамы,31. Тел.: 2-61-40, 2-61-22. Директоры Гирфанов Фәрит Илгиз улы.

 

Кадрәк авыл җирлеге. Кадрәк авылы, Киров урамы,28А. Тел.: 3-50-74. Авыл җирлеге башлыгы –Нәбиуллин Хәлил Хәнәфи улы.

 

Почта бүлекчәсе. Кадрәк авылы, Киров урамы,31.  Тел.: 2-61-46.

 

 

 

Данлыкны кешеләр

КАЗАНЦЕВА Зинаида Алексеевна, Тупач авылында туган, югары белемле. Бүләкләре: “Хезмәттәге уңышлары өчен”медале,  “СССР мәгариф отличнигы” билгесе, “РСФСРның атказанган укытучысы” дигән исеме, күпсанлы грамоталары бар. 1956-58 елларда Курган өлкәсендә эшли, 1958-59 елларда Югары Юшады җидеелык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта; 1959-94 еллардакадрәк урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта, 1969 елдан – укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

 

СӘХӘБЕТДИНОВ Габдунур Хади улы, Минзәлә районы Мортыш Тамак авылында туган, урта махсус белемгә ия. Бүләкләре:1970 елда В.И.Ленин тууның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале белән бүләкләнгән, 1979 елда халык хуҗалыгындагы уңышлары өчен бронза медальгә, 1975 елда “ТАССРның атказанган механизаторы”дигән исемгә лаек булды. Хезмәт юлын сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә башлый. Механизатор булып эшли. 1968 елдан Калинин исемендәге колхозда инженер-механик, аннары баш инженер булып эшли.

 

ГАФИЯТОВ Касыйм Гыйният улы, Җәмәк авылында туган, белеме- югары. Бүләкләре:”Почет билгесе”, “Октябрь революциясе”, “Хезмәт Кызыл Байрагы”, “Халыклар дуслыгы” орденнары белән бүләкләнгән. 1980 елда КПССның ХХVI съезд делегаты булып сайлана. 1985 елда ТАССРның атказанган агрономы исеме бирелә.

Хезмәт юлын 1943 елда “Кызыл Донбас” колхозында башлый, авыл Советы секретаре булып эшли, КПССның Ворошилов райкомы техник секретаре була. 1954 елда “Комсомолец” колхозы рәисе итеп сайлана. 1957 елдан 1987 нче елларда Калинин   колхозы рәисе булып эшли.

 

ГАЛИЕВ Фәхразый Гали улы, Җәмәк авылыннан.Сугышка кадәр колхозда тракторчы булып эшли. Кызыл армиягә 1942 елда чакырыла. 1943 елның гыйнвар аеннан Бөек Ватан сугышында катнаша, кече сержант, орудиенең командир урынбасары, Днепрны азат иткәндәге батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме (1944 ел, 19 март)бирелә, ленин ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң Җәмәк авылында яши, Калинин ис. колхозда эшли. Үлде.

НӘҖМИЕВ Шакирҗан Ризатдин улы, Җәмәк авылыннан. Хезмәт Кызыл Байрак ордены, Почет билгесе ордены,  “Хезмәттәге уңышлары өчен”, ”В.И.Ленин тууның 100 еллыгы” уңаеннан юбилей медале белән бүләкләнгән. Калинин ис. колхозда агроном, аннары бригадир булып эшләде.

 

ГОЗӘЕРОВ Данил Сәгыйдулла улы, Яту авылыннан, югары белемле. 2000 елда “ТРның атказанган укытучысы” исеменә лаек була, Кадрәк урта мәктәбенең физкультура укытучысы.

 

ХАННАНОВА Вәсилә Нигъмәтҗан кызы, Дусай Кичү авылында туган, югары белемле. ТАССРның атказанган укытучысы исемен йөртә, Кадрәк урта мәктәбендә биология һәм химия фәннәрен укыта.

 

ЕВГРАПОВ Геннадий Петрович, Кадрәк авылында туган. ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемен йөртә, 1973 елда “Почет билгесе”, 1976 елда “Хезмәт Кызыл Байрагы” орденнары белән бүләкләнә. Калинин ис. колхозда механизатор, бригадир булып эшли.

 

НИКОЛАЕВ Вячеслав Яковлевич, Иске Мунча авылында туган. Калинин ис. колхозда механизатор булып эшли. 1998 елда ТРның атказанган механизаторы исеме бирелә. 2009 нчы елда үлде.

 

ЯППАРОВА Салиха Салихҗан кызы, Җәмәк авылында туган. Калинин ис. колхозда сыер савучы булып эшли. 1967 елда “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.

 

ХӘБИБУЛЛИНА Дөлхәмия Фәрит кызы, Җәмәк авылында туган. Калинин исемендәге колхозда сыер савучы булып эшли, 1976 елда I I I  дәрәҗә “Хезмәт даны” ордены белән бүләкләнә. 2005 елда вафат була.

 

ХӘБИБУЛЛИН Фәрит Фөйзулла улы, Җәмәк авылыннан, Калинин ис. Колхозда механизатор, кыр бригадасы учетчигы булып эшли. 1971 елда “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены белән бүләкләнә. Үлде.

 

ШӘМСЕТДИНОВ Флер Кыям улы, Яңа Тәкермән авылыннан. Калинин исемендәге колхозда тракторчы булып эшли. 1976 елда I I I  дәрәҗә “Хезмәт даны” ордены белән бүләкләнә. Үлде.

 

ШӘМСЕМӨХӘММӘТОВ Дилшат Шәмсемөхәммәт улы, Яңа Тәкермән авылында туган. Калинин исемендәге колхозда механизатор булып эшли. “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены белән бүләкләнә. Вафат булды.

 

ГЫЙЛЬМАНОВА Әткыя Ризатдин кызы. Сарман районы Казаклар авылында туган. Калинин исемендәге колхозда сыер савучыбулып эшли.1981 елда I I I  дәрәҗә “Хезмәт даны” ордены белән бүләкләнә.

 

ШӘРИПОВА Гөлмәгдан Зиннур кызы. Җәмәк авылыннан. Калинин исемендәге колхозда сыер савучыбулып эшли. 1980 елда I I I  дәрәҗә “Хезмәт даны” ордены белән бүләкләнә.

 

ВӘЛИУЛЛИНА Галия Зәйнак кызы. Җәмәк авылыннан. Калинин исемендәге колхозда сыер савучы булып эшли. 1970 елда I I I  дәрәҗә “Хезмәт даны” ордены белән бүләкләнә.

 

ФЕДОТОВА Гөлчәчәк Мәхмүт кызы, Иске Мунча авылыннан. Калинин исемендәге колхозда чабан булып эшли.1975 елда I I I  дәрәҗә “Хезмәт даны” ордены белән бүләкләнә.

 

БУБЕКОВ Михаил Семенович, Кадрәк авылында туган. Кадрәк урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли. ТАССРның атказанган укытучысы исеме бирелә Вафат.

 

ИСМӘГЫЙЛОВ Сәлах Исмәгыйль улы. Җәмәк авылында туган. Җәмәк авылында укытучы булып эшли. Ленин ордены белән бүләкләнгән. Вафат.

 

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 28 июле, 11:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International