“Бу көнне дә күрермен икән”
Воровскийда яшәүче 90 яшен тутырган Нәсимә апа Ягафарова өенә бер төркем кунаклар килеп төшкәч, чын күңелдән сөенеп әнә шулай диде.
Асия АВЗАЛОВА
Кунаклар дигәнебез район башлыгы урынбасары Фәис Вәгыйзов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нурһади Гыйльфанов, районның социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова, Воровский авыл җирлеге башлыгы Әлфия Латыйпова һәм бу юлларның авторы иде. Фәис Зәкиҗанович сүзен сүзгә китереп әбигә РФ Президенты В.В.Путинның аны 90 яшь белән котлавын укыды, район хакимият башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды. Бүләкне озын гомерле юбиляр апабыз Әлфия Мөнәвировна кулыннан да алды. Җирлек башлыгына үзен гел игътибар үзәгендә тотканы өчен аерым рәхмәт сүзләре белдерде Нәси- мә апа.
Тумышы белән Пермь өлкәсеннән ул. Үзенә 4 яшь тулгач, әти-әнисе туган якларына юл тота, гаилә балалары белән совхозга кайтып төпләнә. 17 яше тулгач, Тулага эшкә китә. Бу 1941 ел була. Сугыш башлана. Окоп казырга да туры килә Нәсимәгә.
– Баш очыннан немец самолетлары коточкыч тавышлар чыгарып очып үттеләр, без җиргә сеңеп беттек, – дип искә ала апа ул михнәтле көннәрне. Аннары аларны мал вагоннарына төяп кемне кая озаталар. Шулай итеп китүенә бер ел булганда Нәсимә апа Воровскийга кайтып җитә. Сугыш вакытында тракторда эшли. Күп булалар алар – хатын-кыз тракторчылар совхозда. Сер бирмиләр, Җиңү көнен якынайту өчен күп тир түгәргә туры килә. Яшьлек сугыш вакытында да яшьлек инде ул, Минзәлә театры спектакль куйса, күпер аша театрга спектакль карарга йөгерәләр. Сугыш беткән көнне басудагы вагон башына менеп кызыл яулыкны таякка бәйләп эләләр, флаг итеп.
Байтак еллар совхозда повар булып эшли Нәсимә апа.
– Ул бик пөхтә кеше, эшен дә шулхәтле яхшы оештыра, бер кимчелек табып булмый иде, ризыгы күп, тәмле була иде, – дип искә алды Воровский авылы ветераннар оешмасы рәисе Елена Павловна Срывова.
– Нәсимә апа, пробле- маларың юкмы соң, әйтеп кал, – дигәнгә:
– Нәрсә соң ул проблема? – дип үзе сорау бирде. Менә шулай яшисе иде һәркемгә, проблеманың нәрсә икәнен белмичә.
Бүген Нәсимә апа иске, кечкенә генә булса да бик җыйнак, чип-чиста итеп җыештырылган өендә 64 яшьлек улы Ривонер белән яши. Тормыштан бик канәгать ул ут борчасы кебек тере, шат күңелле, шаян сүзле Нәсимә апа. Күзе дә күрә, колагы да ишетә, хәрәкәтчән дә. Вак-төяк эшләрне үзе эшли әле. Бик күңеле булды аның үзен котларга килгәннәре өчен, кат-кат рәхмәт әйтте, бу көнне дә күрермен икән, дип ихлас сөенде. “Күлмәк изүемне булавка белән эләктерә идем, бүген менә матур брошка тактым әле шул хөрмәттән” дип серен дә чишеп алды эчкерсез әби. Кунакларны озатырга чыккач, бакчасында үскән гүзәл сирень чәчкәләрен өзеп бирде.
Буалы булдык
Күперләрне төзекләндерү буенча федераль программа нигезендә Воровский бистәсендә ПМК “Мелиорация” ҖЧҖ (Олег Ильин) эшчеләре ай ярым эчендә буа будылар.
Әлфия ЛАТЫЙПОВА,
Воровский исемендәге авыл җирлеге башлыгы
Ике ел дәвамында буаның суы китеп, ял итү, балык тоту мөмкин булмады. Бүген исә янгын-мазар чыга нитә калса да, терлекләр өчен дә су проблема түгел. Буа янәшәсе дә төзекләндерелде, басуга, урманга бару юллары җайланды. Буа суының чисталыгын, әйләнә-тирәсенең төзеклеген саклау турында авыл халкы онытмасын иде.