Татарстан Президентының еллык юлламасы туры эфирда күрсәтеләчәк

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның еллык юлламасы туры эфирда күрсәтеләчәк.

Шулай ук аны радиодан да ишетергә мөмкин булачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы президиумы утырышында парламент сәркатибе Лилия Маврина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, чарага 700 кеше чакырулы. Билгеле булганча, Президентның еллык юлламасы 21 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында яңгыраячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International