Президент аграр тармакта җитештерелгән продукциянең тулай төбәк җыемының 11 процент өлеше туры килүен белдерде.

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

 "Соңгы елларда һава шартлары кулай булмаса да, Татарстанда потенциалны саклап кала алдык һәм лаеклы уңыш җыеп алдык", - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елгы Уңыш бәйрәменә багышланган тантанада шулай дип белдерде.

"Без шикәр чөгендеренең дә рекордлы уңышын көтәбез. 2,8 млн тоннадан артык, бәлки, 3 млн тоннага да җитәр", - дип белдерде Президент. Ул авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай җыемы буенча Татарстанның Россия Федерациясендә алдынгылар сафында, Идел буе федераль округында беренче урында булуын билгеләп үтте. "Авыл хуҗалыгы - безнең икътисадның төп тармагы. Аңа җитештерелгән продукциянең тулай төбәк җыемының 11 процент өлеше туры килә. "Безнең товар җитештерүчеләрнең продукциясе һаман көндәшлеккә сәләтле була бара", - ди Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстанның терлекчелек һәм сөтчелек буенча да һәрвакыт үсеш кичерүен билгеләп узды.

"Ныклык, хезмәт сөючәнлек өчен бик зур рәхмәт. Авыр хезмәтегездә уңышлар, исәнлек-саулык! Киләчәктә дә зур җиңүләр насыйп булсын. Зур рәхмәт!" - дип котлавын җиткерде Президент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International