Республиканың иң яхшы ветеринария пунктында баш мал табибларының семинар-киңәшмәсе уза

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Анда Татарстанның барлык районнарының баш мал табиблары киләчәк.

 Бүген  Әлки районында Татарстан Республикасы ветеринария пунктларында эшчәнлекне оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә уза. Анда республиканың барлык районнарының баш ветеринарлары катнаша.

Семинар делегатлары иң элек Түбән Әлки ветеринар пункты эшчәнлеге белән танышачак. Монда семинарның гамәли өлеше уза.Табиблар ветеринария даруханәсе оештыру тәҗрибәсе белән танышачак, малларны ясалма орлыкландыру алымнарын караячак. Шулай ук биредә вак йорт хайваннарына операция ясау үрнәкләре дә күрсәтеләчәк. Аннан соң мал табиблары Юхмачы авылындагы ветеринария пункты белән танышачак.

"Семинар-киңәшмә уздыру өчен, Әлки районын саклау очраклы түгел. Юхмачы авылы ветеринария пункты - республикада иң үрнәк ветеринария пункты булып тора. Шушы үрнәк эшчәнлекне башка районнарга да күрсәтү, аларны да шушындый эш оештыруга өндәү безнең максатыбыз",- ди Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Нуруллина.

Искәртеп үтик, 2013 елдан башлап, Президетның авыл халкына хезмәт күрсәтү программасы нигезендә, 2013-2016 елларда, республикада 126 модульле  ветеринария пункты ачылды. Республика буенча 47 мал табибы исәпләнә. Аның 43е авылларда, калган дүртесе - Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Татарстан Республикасы ветеринария лабораториясендә хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International