Район үзешчәннәре концерты Түбән Тәкермән авылында аншлаг белән үтте.

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Район үзешчәннәре концерты Түбән Тәкермән авылында аншлаг белән үтте.

Тамашачылар җырчы, биючеләрне бик озак сәхнәдән җибәрмәделәр.

Байлар авылындагы концертта күрше авыллардан килүчеләр булса да, бәйрәм ярым буш залда үтте..

Килгән тамашачыларга Кыш бабай бүләк тә өләште,шигырь сөйләгән балалар да буш калмады.

Былтыр шундый рухтагы концертка авыл халкы агылып килгән иде, быел Байлар авылы кешеләрен моңарчы булмаган салкыннар куркытты бугай..

Концертка караган райондашлар искечә Яңа ел кичен концерт карап үткәрүләренә куанып таралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International