Фәрит Мөхәммәтшин янә Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе итеп сайланды

2018 елның 9 феврале, җомга

Ассамблеяның IV хисап-сайлау конференциясендә Совет рәисен яңадан сайлау турында карар кабул ителде.

Фәрит Мөхәммәтшин янә Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе итеп сайланды. Бүген Казанда Ассамблеяның IV хисап-сайлау конференциясендә күпчелек тавыш белән шундый карар кабул ителде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. Ул моңа кадәр дә башкарган иҗтимагый эшчәнлекнең әһәмиятен яхшы аңлавын искәртте.

«Алдагы өч елда да шулай ук нәтиҗәле эшләрбез һәм уңышларга ирешербез дип уйлыйм», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International