Һәр мал хуҗасына искәртү-кисәтү кәгазьләре таратыла

2018 елның 13 апреле, җомга

Әлеге белешмәлекләрдә хайваннарда төп йогышлы авыруларның билгеләре һәм саклану чаралары язылган.

Республиканың мал тотучы шәхси хуҗалыкларына Татарстан Президенты һәм авыл хуҗалыгы министры карары нигезендә, вакцинанация процедуралары белән бергә, махсус кисәтү-искәртү белешмәлеге таратыла. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Әлеге кәгазьләр хуҗаларга имза куйдырып бирелә. Анда төп йогышлы авырулар – себер язвасы, бруцеллез, нодуляр дерматит, дуңгызлардагы Африка чумасы, кош гриппы кебек авыруларның билгеләре һәм саклык чаралары язылган”, – диде ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшләр бүлеге башлыгы Александр Козлов.

Аның сүзләренчә, һәр мал хуҗасы үз малы өчен үзе җавап бирергә, җаваплылык тоярга тиеш.

“Малда теге яки бу үзгәрешләр күзәтелсә (малның егылуы, вакытыннан алда бозавы төшү яки терлекнең үзен гайре табигый тотуы) ул бу хакта мал табибына бер тәүлек эчендә хәбәр итәргә тиеш”, – ди бүлек башлыгы.

Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстан малларына нодуляр дерматит чире үтеп керергә мөмкин һәм 2017 елда ветеринария өлкәсендә 2 мең 190 тәртип бозу очрагы күзәтелгән дип тә язган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International