Россиялеләр ЗАГСка гаризаны никахны теркәү көненә кадәр бер ел алдан тапшыра алачак

2018 елның 20 апреле, җомга

 

Хәзер гаризаны дәүләт хезмәтләре сайты аша тантаналы вакыйгага кадәр бер ай яки ярты ел алдан бирергә мөмкин.

Россиялеләр ЗАГСка гаризаны никахны теркәү көненә кадәр бер ел алдан тапшыра алачак. РФ Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы шул хактагы закон проекты әзерләгән, дип яза «Известия» газетасы.

Хәзер гаризаны дәүләт хезмәтләре сайты аша тантаналы вакыйгага кадәр бер ай яки ярты ел алдан бирергә мөмкин. Закон проектының аңлатма язуында әйтелгәнчә, мондый система ЗАГСларга да, гражданнарның үзләре өчен дә уңайлы түгел.

Моннан тыш, теге яки бу истәлекле көндә никахлашырга теләгән парларның күп булуы аркасында әлеге процедурага ришвәтчелек тә үтеп керә, дип раслыйлар министрлыкта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International