Чит ил паспорты һәм машина йөртү таныклыгы кыйммәтләнә

2018 елның 20 апреле, җомга

 

Россия Хөкүмәте әлеге документларны алганда дәүләт пошлинасы күләмен арттыруны хуплады.

Россия Хөкүмәте машина йөртү таныклыгы һәм чит ил паспорты алганда дәүләт пошлинасы күләмен арттыруны күздә тоткан закон проектын хуплады, дип яза «Российская газета».

Биометрик чит ил паспортының бәясе 3,5 мең сумнан 5 меңгә кадәр артачак. Машина йөртү таныклыгы алганда 3 мең сум чыгарып салырга туры киләчәк.

Пошлина күләмен арттыру ихтыяҗы яңа буын документларын гамәлгә кертү өчен инфраструктура булдыруга бюджет чыгымнарын компенсацияләү белән аңлатыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International