Рөстәм Миңнеханов Россия яшьләренә лидерлык дәресе үткәрде

2018 елның 20 апреле, җомга

Татарстан Президенты Татарстанда “Бердәм Россия яшь гвардиясе” форумында катнашучылар белән очрашты.

Россия куәтле, алдынгы һәм уңайлы булырга тиеш. Яшь лидерлар алдында әлеге бурычны тормышка ашыру тора. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә Татарстанда узучы “Бердәм Россия яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы федераль мәгариф форумында катнашучылар белән очрашуда әйтте.

“Әлеге форумны кабул итү – безнең өчен зур мәртәбә. Бу башка төбәкләрдәге мәсьәләләр һәм алга куелган бурычлар белән танышу дигән сүз. Сез киләчәгегезне планлаштыручы яшь кешеләр, шунлыктан башкалар тәҗрибәсе сезгә кызыклы булыр. Без дә уңай тәҗрибәне алып, үзебезнең эштә кулланырга тырышабыз”, - диде Татарстан Президенты яшь буынга мөрәҗәгать итеп.

Республика лидеры залда утыручы яшьләргә үзенең хезмәт биографиясен сөйләде. Рөстәм Миңнеханов урманчы гаиләсендә туган. Кечкенәдән хезмәткә өйрәтелгән, өлкән сыйныфларда район үзәгендә укыган, аннан авыл хуҗалыгы институтына укырга кергән. Укуын төгәлләгәч, инженер, энергетик булып эшләгән. 

Рөстәм Миңнеханов яшьләргә күп укырга һәм үзләрен төрле юнәлештә сынарга, инициативалы һәм энергияле булырга тәкъдим итте. “Сез – яшьләр һәм перспективалылар. Үзегезне сынагыз һәм алга атлагыз”, - дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International