Минзәләдә яңа балалар мәйданчыклары нәниләрне сөендерә

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Шәһәребезнең К.Маркс урамындагы 79 нчы йорт янында ТОС№4 җитәкчесе Наилә Салимгареева җитәкчелегендә яңа балалар мәйданчыгы ачылды.

Монда әлеге ТОС җитәкчесе откан (71 мең сум) грант акчасына сатып алынган уен комплекслары да урнаштырылган. Уен комплексларын Минзәлә Идарәче компания хезмәткәрләре урнаштырып куйганнар.

Балалар, аларның әти-әниләре, кунаклар Карлсонны (Ирина Моряхина) көлешеп, куанышып каршы алдылар. Яңа балалар мәйданчыгында яңгыраган күңелле музыка астында төрле күнекмәләр ясадылар: бүрәнә өстеннән йөрделәр, хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, кәгазь битенә басып биеделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр.

Бәйрәм ахырында барлык балаларга да ТОС№4 җитәкчесенең грант акчасына алынган татлы призлар таратылды, йорт буенча өлкән кеше Галина Гроздевага һәм активлык күрсәткәннәргә бүләкләр тапшырылды.

Сан

Минзәлә ТОСларының “ТРда елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсында быел откан грантлары 1,2 млн сум, 2016-2017 елларда откан грантлары 1,1 млн сумлык.

 

Безнең өстәмә

Шәһәребездә территориаль иҗтимагый үзидарәләр 2014 елда оешты. Шул рәвешле шәһәребезнең территориясе 5 округка бүленде: Северная, Школьная, Больничная, Центральная, Изыскательләр.

ТОС – ул шәһәрдә яшәүчеләрне төрле чараларга оештыру, ягъни гражданнар яшәү урыннары буенча үз территорияләрендәге теге яки бу мәсьәләне хәл итүдә үзләре катнаша алалар дигән сүз. Алар төрле проблемаларны хәл итүгә: үзләренең йорт, урам территориясен, паркларны һәм сулыкларны төзекләндерүгә, шулай ук мәдәни-масса һәм спорт чараларын оештыруда катнашырга, хокук бозуларны һәм янгынга каршы куркынычсызлык чараларын профилактикалауга алынырга мөмкиннәр.

ТОС җитәкчеләре – власть белән халык арасын бәйләүче звено, шуңа күрә алар властька кабул ителгән карарларны тиз арада һәм нәтиҗәле итеп халыкка җиткерүдә, ә халык өчен – мөһим тормышчан мәсьәләләрне хәл итү өчен үзләренең көчләрен берләштерүдә зур таяныч.

 ТОС җитәкчеләре шәһәребездә яшәүчеләрне дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә иртәнге 9дан башлап шәһәр Советы урнашкан бинада кабул итәләр.Тел.: 3-33-82.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International