Гомумрайон өмәсе – ул хезмәт тәрбиясе дә

2019 елның 20 апреле, шимбә

Бүгенге гомумрайон өмәсе көнен табигатебез дә зарыгып көткән диярсең. Җылы һәм кояшлы һава торышы өмәгә чыгучыларга кәеф күтәренкелеге өстәп торды.

Шәһәр урамнарында исә иртәдән үк хезмәт киеренкелеге күзгә ташланды: кулларына тырма, себерке, чиләк күтәреп олысы-кечесе өмәгә чыкты. Хезмәт коллективлары, мәктәпләр, уку йортлары дәррәү килеп тагын бер кат үзләренең территорияләрен җыештырып, буясы урыннарны буяп куйдылар. 
Байтак оешмалар, учреждениеләр бүген үзләренә беркетелгән территорияләрдә: паркларда, скверларда өмә ясадылар. 
Шәһәребезнең Җиңү паркындагы өмәдә дә күп кеше катнашты. Болар – беренче урта мәктәп, гимназия укучылары, район мәшгульлек үзәге, Балалар иҗат йорты, район мәгариф бүлеге, педагогия көллияте, “Чиста шәһәр” һәм башкалар. Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева да биредә өмәдә катнаштылар, кулларына тырмалар алып, агач төпләрен, чәчәклекләр яннарын корыган яфраклардан арындырдылар. Укучы балалар белән бергәләп паркны җыештыруда җиң сызганып эшләделәр. 
Айдар Салахов, район башлыгы: 
–Туган шәһәребезне, паркларны, скверларны, шәһәр урамнарын, йорт яннарын тәртипкә китерү – барыбызның да бурычы. Өмәләр яшь буынга хезмәт тәрбиясе дә ул. Өмәләр аша без чисталыкка, матурлыкка ирешеп кенә калмыйбыз, ә бәлки башкалар хезмәтенә карата сакчыл караш та тәрбиялибез. Бүгенге өмәдә дә әлеге парк һәм аның территориясе чистартылуы, төзекләндерелүе шуңа бер дәлил. 
Безнең өстәмә 
Өмәдән соң район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, шулай ук әлеге паркка җаваплы итеп беркетелгән шәһәрнең 1 нче урта мәктәп директоры Ольга Ильина паркның торышын карап чыктылар. Паркны Җиңү бәйрәменә әзерләү, төзекләндерү мәсьәләләре турында сүз барды.

 

 

http://menzela.ru/news/ken-temasyi/gomumrayon-mse-ul-khezmt-trbiyase-d

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International