Татарстанда «SunnyФЕСТ" Бөтенроссия креатив чаналар фестивале быел Мамадышта узачак.

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

8 февральдә Мамадышта (Парижга юл нәкъ шул шәһәр аша уза) «SunnyФЕСТ" Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак, анда 50 дән артык команда катнашыр дип көтелә.

SunnyФЕСТ - кулдан эшләнгән креатив чаналар һәм алар белән тизлеккә таудан шуу фестивале.

Чарада катнашу өчен 18 яше тулган затлардан торган командалар чакырыла. Чаналарның кызыклы конструкторлык идеясе, креатив экипировка, финишка кадәр чаналарның ераккарак җитүе, төшәр алдыннан гадәти булмаган перфоманс һәм теләсә кайсы иҗади ачыш хуплана. Приз фонды - 130 000 сум.

Чара кысаларында халык һөнәрләре күргәзмәсен карарга, төрле оста дәресләрендә катнашырга һәм районның авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Командалар өчен катнашуга гаризалар 28 гыйнварга кадәр www.sunny-fest.ru фестиваль сайтында, шулай ук: 8(960)048-05-50; 8(843)258-05-50 (шул исәптән, фестивальгә тур сатып алу буенча) телефоннары аша да кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International