Район башлыгы Айдар Сәлаховның җирле үзидарә көне белән котлавы

2024 елның 21 апреле, якшәмбе

Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, ветераннар, хезмәттәшләр!
Җирле үзидарә көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!  
Торак-коммуналь өлкәдә тәртипне тәэмин итү, районыбызны төзекләндерү, социаль инфраструктураны яңарту, тарихи һәм мәдәни традицияләрне саклау мәсьәләләрен хәл итү безнең уртак тырышлыкларыбызга бәйле! Башкача әйткәндә, без барыбыз бергә тормыш сыйфаты өчен җаваплы!
Югары һәм мактаулы миссия район халкының тормыш эшчәнлеген турыдан – туры тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү өчен җаваплы булу. Кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклап, Сез гомуми яхшылыкка үз белемнәрегезне, тәҗрибәгезне һәм осталыгыгызны юнәлдерәсез. Киләчәкне проектлаганда, сез хәзерге кешеләрнең иминлеге турында кайгыртасыз.
Муниципаль берәмлекләрдә җирле инициативалар киңрәк күренә, анда халык төзекләндерү һәм төзелеш проектларын гамәлгә ашыруда партнерлар сыйфатында чыгыш ясый. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә җирле үзидарә органнарының таянычы булып гомуми эш өчен битараф булмаган кешеләрне берләштерә алган иҗтимагый оешмалар, территориаль иҗтимагый үзидарә тора.  
Муниципаль берәмлекләр үсешендә уңышның төп өлеше булып элеккечә җирле үзидарә органнарында эшләүче кешеләр кала намуслы, эчкерсез, халык мәнфәгатьләрен яклаучы профессионаллар хезмәт иткән эш өчен җаннары белән авыручылар!
Хөрмәтле хезмәттәшләр, сезгә уңышлар, хөрмәт, сабырлык һәм зирәклек, ныклы сәламәтлек, иминлек телим! Күп еллар бәхетле һәм көчле булыгыз!

Хөрмәт белән, 
Минзәлә муниципаль районы башлыгы А. Ф. Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International