Шушы көннәрдә булып үткән район Советы утырышында җиде минзәләлегә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Менә алар:
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән шәһәребездәге беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Татьяна Николаевна Мальковага ТРның атказанган укытучысы, район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Рәсимә Касыйм кызы Сафинага ТРның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелде, Юртау авыл җирлеге башлыгы Ирек Юсуп улы Кадыровка “ТРда җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде.
“Заиковский” ҖЧҖ агрономы Илдус Шәрип улы Зариповка ТР Президентының Рәхмәте белдерелде.
Матвеевка урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Люция Абдулхат кызы Синагатуллина ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Яңа Мәлкән төп гомуми белем бирү мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Зөләйха Габделәхәт кызы Гыйләҗевага, Иркәнәш төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Гөл- сәрия Нурлыгаян кызы Миңнехановага ТР мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хатлары тапшырылды.