Районда дәүләт программаларын тормышка ашыру буенча объектлар төзелешендә, капремонтлауда катнашучы подрядчылар арасында күпләргә таныш булган “Сфера Строй” ҖЧҖның баш инженеры булып эшли Артур Микаелян.
Бүгенге көндә оешма Изыскательләр бистәсенең 4 нче комплексында бик тә мөһим һәм зур объект төзү белән мәшгуль – гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча биредә өчәр катлы өч йорт төзелә.
– Төзелешнең өстенлекле шартлары булып башкарылган эшләрнең сыйфаты һәм файдалануга тапшыру срокларының үтәлеше тора, – дип Артур Рафикович бүгенге эшләр турында сөйләвен дәвам итте: – Эшләр өч объектта да параллель рәвештә бара, беренче катның стеналарын күтәрүгә керештек. Объектларда бүгенге көндә 20 ташчы эшли. Алган темпны киметмәскә зур тырышлык куела. Төзелеш материаллары белән өзеклек юк, көн саен кайтарып торыла.
безнең өстәмә
Хезмәт тәҗрибәсе зур Ереван төзелеш институтының сәнәгать-гражданлык төзелеше факультетын тәмамлаган Артурның. Төзелештә ул 1986 елдан бирле.
– “Сфера Строй” да дүрт ел эшләү чорында баш инженер җитәкчелегендә социаль әһәмияткә ия булган бик күп объектлар төзелде, капремонтланды, андый объектлар быел да аз түгел. Тапшырылган эшкә җаваплы каравы, һөнәри осталыгы белән хөрмәт яулады, – ди бөтен хезмәт юлын сайлаган һөнәренә багышлаган хезмәттәше хакында прораб Руслан Кәримов.
Артур Микаелян үрнәк гаилә башлыгы да, хатыны Анаит белән ике кыз – Нина белән Астхикны тәрбияләп үстергәннәр. “Буш вакытларымда әдәби китап укырга яратам, заманында бик ошаганга “Тихий Дон” романын дүрт, ”Война и мир” романын өч тапкыр укып чыккан идем”, диде ул китапка мәхәббәтен белдереп.
Флүрә МУСИНА