Быел Минзәлә делегациясе булган Пермь краеның Барда районы – үзенчәлекле төбәк.
Икътисадын, инфраструктурасын безнеке белән чагыштыру килешеп бетмәс. Тирә- ягында урман күп үсә – икътисадта шуңа күз тотадыр инде. Бирегә нефтьчеләрнең керә башлавын (Лукойл) игътибарга алсаң, үзгәрешләр булачагына шик юк. Инде хәзер үк күп төзекләндерү эшләрен алар белән бәйлиләр. Җыенны үткәрүдә дә алар төп спонсор булган. Ә бездә?! Әлегә – Чапаев исемендәге колхоз (Бардада түгел) нефть качалкалары белән янәшә генә кибән хәтле ярылган утын өеме (газ кермәгән) һәм урман белән болынлыклар делегация составында барган Мөшеге артистларын шаккаттырды.
Барданың тагын бер үзенчәлеге – төзекләндерелгән үзәк паркта Тукай скульптурасы, яңа эскәмиялар.
Барда җыены – шул ук Сабантуй инде ул. Татарларның төп туплану урыны булганга, аны 1991 елда ук шулай атый башлаганнар. Сабантуй мәйданы да авыл янында гына бик матур җирдә урнашкан. Үзәген ипподром тәшкил итә. Анда да ат чабышлары – бәйрәмнең йөзек кашы. Чабышлар край губернаторы призына да була. Шуңа тантаналы өлештән соң төп трибуналар бездәге кебек бушап калмый, ә ат чабышларын көтеп тагын да тыгызлана, утырып түгел, басып караучылар күбәя. Оештыручылар быел 30 меңләп кеше бар иде диделәр, 40 меңнән узган еллар да булган. Ә бездә күпме? Бу чагыштыру Минзәлә Сабантуен түбәнәйтү түгел. Бездә беркөнне дистәләгән район, авылларда бәйрәмнәр үткәч, халык үзенә ошаганын сайлый ала.
Биредә авыл җирлекләре делегацияләренең мәйдан буйлап үтү традициясе сак- ланып калган әле. Җыенга дини рух биреп, руханиларның үтүе көчле тәэсир калдыра. Мәктәпләрдә бездәге кебек рус телендә укытсалар да, бәйрәмне нигездә татар телендә алып бардылар.
Халык шулай күп булганда көрәшнең үз мәйданы, уеннар һәм фольклор аерым урыннарда булуы үз-үзен аклыйдыр. Аларның һәрберсе утыргычлар белән җиһазландырылган. Безнең үзәк мәйдан тулы булсын, җырчылар зинһарлап тыңлаучы чакырмасын, көрәшне күбрәк кеше карасын өчен, булдыра алганча бөтен уеннарны төп мәйданга кертергә һәм чиратлаштырып алып барырга вакыт җиткәндер. Менә дигән тамашачылар урыннарының буш торуы күңелле күренеш түгел бит инде. Төрле уеннарны оештыручыларның да җаваплылыгы күтәрелер иде.
Быелгы бәйрәмне үткәрергә Минзәлә делегациясе составында “Мөшеге чишмәләре” ансамбленең баруы Татарстан делегациясенең дәрәҗәсен бер башка күтәрде.
Юлда чыгыш ясаганда да табигый дәрт бөркелеп торды үзләреннән. Алар тирәсендә йөргән һәркем юл кыенлыкларын сизмәгәндер дип уйлыйм.
Гомумән, безнең мәйдан бизәлү буенча башкортлардан бераз кайтыш булса да (аларга фәкать 100 чакрым, техник персонал да безнекеннән алда килү генә түгел, бермә-бер күп иде) халык белән аралашуда безнекеләргә тиңнәр булмады. “Татар өен” дә карадылар, төрле эшләнмәләр дә сатып алдылар, утырып ял да иттеләр, бик теләп чәкчәкне татып карагач, “кое” суын да эчтеләр.
Якташлар (Минзәлә) да табылды. Күптән кайтмаганнарга соңгы елларда Минзәләнең уңай якка нинди үзгәрешләр кичерүен сөйләгәч, кунакка җыендылар. Бу заманда 400 чакрым ерак түгел кебек. Әмма кайта башласаң... Бардага баручылар үзләре генә белә юл мәшәкатьләрен.
Быел да район башлыгы Айдар Салахов һәм аның урынбасары Фәис Вагыйзов җитәкләгән һәм составында мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр, көрәшчеләр булган делегация үз миссиясен лаеклы үтәп кайтты. Юллар дигәннән, драма театры, “Юность”, АТП дан җибәрелгән шоферлар һәм автомашиналар бу миссияне үтәүдә үзләреннән лаеклы өлеш кертүләрен билгеләп үтү дөрес булыр.
Илдус ШАҺИЕВ